I Көринтлеләргә хат 16
16
Иерусалимдәге имандашларга җыелган иганә
1Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, Гәләтиядәге бердәмлекләргә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. 2Мин килгәч иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә кеременең бер өлешен хәленә күрә аерып куйсын. 3Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаган кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен. 4Әгәр миңа да барырга кирәк булса, алар минем белән барырлар.
5Сезнең янга мин Македуния төбәген йөреп чыкканнан соң килермен, чөнки мин Македуния аша узачакмын. 6Бәлки, беркадәр сездә яшәрмен, яныгызда кышны уздыруым да ихтимал, аннары инде сәфәремне дәвам итә калсам, мине юлга җыярсыз. 7Хәзер сезнең янга узып барышлый гына сугылырга теләмим, Раббы насыйп итсә, озаккарак тукталырга өметләнәм. 8Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын, 9чөнки биредә, Яхшы хәбәргә каршы чыгучылар күп булса да, хезмәт итү өчен миңа ишекләр киң ачылды.
10Яныгызга Тимутәй килә калса, аңа һичнәрсәдән курыкмыйча яшәр өчен шартлар тудырыгыз, чөнки ул да, минем кебек үк, Хакимебез эшен башкара. 11Шуның өчен беркем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны иминлек белән минем янга озатыгыз. Мин аның һәм башка имандашларның бергәләп әйләнеп кайтуын көтәм.
12Имандашыбыз Апуллуска килгәндә исә, мин аның бүтән имандашлар белән бергә сезгә баруын бик үтендем, әмма хәзергә сезнең янга барырга аның теләге юк, шулай да җае чыгуга барып җитәр.
Соңгы үгетләр һәм сәламнәр
13Уяу булыгыз! Иманда нык торыгыз! Кыю һәм көчле булыгыз! 14Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
15Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, алар Ахая төбәгендә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерделәр, үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар. 16Шундый кешеләргә, аларның ярдәмчеләренә һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына буйсыну күрсәтегез. 17Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар килгәнгә, сезнең юклыгыгыз бик сизелмәде. 18Алар минем һәм сезнең рухны тынычландырды – андый кешеләрнең кадерен белегез.
19Асия өлкәсендәге бердәмлекләр сезгә сәламнәрен юллый. Әкүл белән Прискиллә һәм аларның йортында җыела торган бердәмлек әгъзалары сезгә Хакимебез исеме белән кайнар сәламнәрен тапшыра. 20Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрә. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
21Мин, Паул, шушы юлны үз кулым белән язып сезгә сәламемне ирештерәм. 22Хакимебез Гайсәне яратмаганнарга каһәр төшсен! Марана та!#16:22 Марана та – арамей телендә «Кил, Хаким!» дигәнне аңлата.
23Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! 24Мин сезне – Гайсә Мәсихтәгеләрнең барысын бик яратам!
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 16: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025