Римлыларга хат 11:17-18
Римлыларга хат 11:17-18 TTRBBL
Әгәр зәйтүн агачының кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачының ботагы ялганып, зәйтүн агачының юан тамырыннан туенсаң, сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәң, хәтереңә төшер: тамырны син түгел, сине тамыр тотып тора.

