1
Римлыларга хат 14:17-18
Инҗил
ИНҖ2025
Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биргән хаклык, иминлек һәм шатлыктан гыйбарәт. Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһының ризалыгын таба һәм кешеләр тарафыннан хуплана.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 14:8
Әгәр яшибез икән – Хакимебез өчен яшибез, үләбез икән – Хакимебез өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
3
Римлыларга хат 14:19
Шулай булгач, татулыкка һәм бер-беребезне иманда ныгытуга омтылыйк.
4
Римлыларга хат 14:13
Шуңа күрә бер-беребезне гаепләүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра яки гөнаһка этәрә торган гамәлләр кылмаска тырышыгыз.
5
Римлыларга хат 14:11-12
Язмада болай дип әйтелгән: «Мәңге тере булуым хак булган кебек, һәрбер тез Минем алда чүгәчәк, һәрбер тел Миңа мактау яудырачак, – ди Раббы». Безнең һәркайсыбыз Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк.
6
Римлыларга хат 14:1
Иманы саерак кешене, фикерләре турында бәхәсләшмичә, үз арагызга кабул итегез.
7
Римлыларга хат 14:4
Икенче берәүнең хезмәтчесен гаепләргә кем әле син?! Үз хуҗасы каршында ул басып торырга да, егылырга да мөмкин. Егылса да, торып басачак, чөнки аны аягына бастырырга Хакимебезнең кодрәте җитәрлек.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች