1
Римлыларга хат 12:2
Инҗил
ИНҖ2025
Бу дөньяның яшәү рәвешенә җайлашмагыз, зиһенегезне яңартып, сезне Аллаһы үзгәртсен, шул чагында Аның сездән нәрсә теләвен, Аның өчен нәрсәнең яхшы, яраклы һәм камил икәнен аңларсыз.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 12:1
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате хакына ялварып сорыйм: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Аллаһыга бу сезнең чын гыйбадәтегез булыр.
3
Римлыларга хат 12:12
Өметегез сезгә шатлык китерсен; михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз
4
Римлыларга хат 12:21
Явызлык сине җиңмәсен, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.
5
Римлыларга хат 12:10
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, башкаларны үзегезгә караганда ныграк ихтирам итегез.
6
Римлыларга хат 12:9
Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
7
Римлыларга хат 12:18
Әгәр мөмкин булса, хәлегездән килгәнчә бөтенесе белән дә тату яшәгез.
8
Римлыларга хат 12:19
И кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Язмада әйтелгәнчә, Раббы: «Үч алу – Минем эш, җәзасын Үзем биремен», – дигән.
9
Римлыларга хат 12:11
Тырышлыгыгызны киметмичә, Изге Рух белән янып Хакимебез Гайсәгә хезмәт итегез.
10
Римлыларга хат 12:3
Аллаһы миңа күрсәткән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез турында булганыннан артыгын уйламагыз. Аллаһы тарафыннан никадәр иман бирелгән булса, үзегез турында шуннан чыгып фикер йөртегез.
11
Римлыларга хат 12:17
берәүнең дә яманлыгына яманлык белән кайтармагыз. Барча кеше алдында яхшы гамәлләр генә кылыгыз.
12
Римлыларга хат 12:16
Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне бик акыллы санамагыз
13
Римлыларга хат 12:20
Алай гына да түгел, Язмада: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, сусаган булса – су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең», – диелгән.
14
Римлыларга хат 12:14-15
Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; фатиха сорагыз, каргамагыз. Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
15
Римлыларга хат 12:13
мохтаҗлык кичергән имандашларыгыз белән уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз.
16
Римлыларга хат 12:4-5
Әйтик, тәнебезнең әгъзалары күп булса да, аларның һәркайсы үз вазыйфасын башкара. Без дә шулай: күп булсак та, Мәсих белән бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә бер-беребезгә бәйле әгъзалар.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች