1
Марк 5:34
Инҗил
ИНҖ2025
– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Марк 5:25-26
Халык арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын бар иде. Ул, күп кенә табибларда дәваланып бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле һаман начарлана барган.
3
Марк 5:29
һәм, кан китү шундук туктап, хатын үзенең савыгуын тойды.
4
Марк 5:41
Кызның кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! – диде (бу – «Кыз бала, сиңа әйтәм, тор!» дигәнне аңлата).
5
Марк 5:35-36
Гайсә шулай дип сөйләшеп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйтте. Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, аңа: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.
6
Марк 5:8-9
чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә «явыз рух, чык бу адәмнән!» дип боерган иде. – Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Минем исемем Гаскәр, чөнки без бик күп, – дип җавап бирде теге
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች