1
Маттай 13:23
Инҗил
ИНҖ2025
Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аның асылына төшенүчеләр. Андыйлар йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш бирә.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Маттай 13:22
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка хирыслык аркасында аларның ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми.
3
Маттай 13:19
Күкләр Патшалыгы турындагы сүзне ишетүчеләр, әмма аны аңламаучылар янына иблис килә дә алар күңеленә салынганны урлап китә – юл буена чәчелгән орлык әнә шундый кешеләрне хәтерләтә.
4
Маттай 13:20-21
Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга сүзне алар вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә.
5
Маттай 13:44
Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм шатлыгыннан бар мөлкәтен саткан да шул кырны сатып алган.
6
Маттай 13:8
Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш биргән.
7
Маттай 13:30
Иген өлгергәнче тегесе дә, монысы да үссен; уракка төшкәч, уракчыларыма мин: „Башта тиле бодайны җыеп алып көлтәләргә бәйләгез дә яндырыгыз, ә ашлыкны урып келәткә илтеп салыгыз“», – диярмен.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች