Гайсә тукталган шәһәрләрнең берсендә тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде дә, Гайсәне күреп, йөзтүбән капланды һәм:
– Әфәндем! Теләсәң, мине савыктыра алыр идең, – дип ялварды.
Гайсә кулын сузып аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Савык! – диде.
Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды.