1
Яхъя 17:17
Инҗил
ИНҖ2025
Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит; хакыйкать ул – Синең Сүзеңдер.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Яхъя 17:3
Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – әнә шул мәңгелек тормыштыр.
3
Яхъя 17:20-21
Мин алар өчен генә сорамыйм, аларның сүзләрен ишетеп, Миңа ышанучылар өчен дә сорыйм. Алар барысы да бердәм булсыннар. Атам, Син – Миндә һәм Мин – Синдә булган кебек, алар да Бездә булсыннар; дөнья, шулай итеп, Мине Син җибәргәнгә ышаныр.
4
Яхъя 17:15
Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм.
5
Яхъя 17:22-23
Без бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән данны аларга тапшырдым. Мин – аларда, Син – Миндә. Мине Син җибәргәнне һәм Мине яраткан кебек аларны да яратканыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች