1
Яхъя 13:34-35
Инҗил
ИНҖ2025
Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне ничек яратсам, сез дә шулай бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратсагыз, Минем шәкертләрем булуыгызны барысы да белер.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Яхъя 13:14-15
Әгәр дә Мин, сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, аягыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аягын юарга тиеш. Минем кебек эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем.
3
Яхъя 13:7
– Минем нәрсә эшләгәнемне син әлегә аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.
4
Яхъя 13:16
Хак сүз әйтәм сезгә: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел.
5
Яхъя 13:17
Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, бәхетле булырсыз.
6
Яхъя 13:4-5
Шуңа күрә Ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да биленә сөлге урады. Шуннан соң ләгәнгә су салды һәм шәкертләренең аякларын юып билендәге сөлге белән сөртә башлады.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች