1
I Көринтлеләргә хат 15:58
Инҗил
ИНҖ2025
Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хакимебез Гайсә алдында бушка китмәячәген белеп, Аның эшен һәрвакыт бар көчегезне куеп башкарыгыз.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
I Көринтлеләргә хат 15:57
Әмма Аллаһыга рәхмәт яусын! Ул безгә Хакимебез Гайсә Мәсих аша җиңү бирә.
3
I Көринтлеләргә хат 15:33
Алданмагыз, «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».
4
I Көринтлеләргә хат 15:10
Әмма Аллаһы мәрхәмәте белән мин хәзер рәсүлмен. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Дөресрәге, мин түгел, минем аша Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
5
I Көринтлеләргә хат 15:55-56
«И Үлем! Синең җиңүең кайда? И Үлем! Синең чага торган угың кайда?» дигән сүзләр тормышка ашыр. Үлемнең угы – гөнаһтыр, гөнаһның көче исә Кануннан килә.
6
I Көринтлеләргә хат 15:51-52-51-52
Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәттән, күз ачып йомган арада үзгәрәчәкбез. Быргы кычкыртканда үлеләр мәңгелек тән алып тереләчәк, ә без үзгәрәчәкбез.
7
I Көринтлеләргә хат 15:21-22
Дөньяга үлем Адәм аша килгән кебек, үледән терелү дә бер Кеше – Мәсих аша булды. Тумышы белән Адәмгә бәйле һәркем үлемле булган кебек, иманы белән Мәсихкә бәйле һәркем тормышка кайтачак.
8
I Көринтлеләргә хат 15:53
Димәк, фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнәчәк.
9
I Көринтлеләргә хат 15:25-26
Мәсихнең барлык дошманнарын Аллаһы Аның аяк астына салганчы, Мәсихкә патшалык итү тәгаенләнгән; юк ителәчәк соңгы дошман исә – үлемдер.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች