I Яхъяның хаты 1

1
Тормыш Сүзе
1Без сезгә баштан ук булган тормыш Сүзе хакында сөйлибез. Без Аны үзебез ишеттек, үз күзләребез белән күрдек-күзәттек, Аңа кулларыбыз белән орындык. 2Безгә Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык бирәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек Тормышны сезгә игълан итәбез. 3Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә белдерәбез. Ә без исә Ата һәм Аның Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез. 4Куанычыбыз тулы булсын дип, бу турыда сезгә язабыз.
Аллаһы – яктылык
5Гайсә Мәсихтән ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәребез шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк. 6Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән, димәк, без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез. 7Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне һәртөрле гөнаһтан пакьләндерә.
8Әгәр «гөнаһыбыз юк» дип әйтәбез икән, димәк, үзебезне алдыйбыз, һәм бездә хакыйкать юк. 9Әмма гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерер, һәртөрле хаксызлыктан арындырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел. 10«Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез; димәк, бездә Аның Сүзе юк.

高亮显示

分享

复制

None

想要在所有设备上保存你的高亮显示吗? 注册或登录