Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салып йөрүче ике балыкчыны – Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде.
– Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә.
Агалы-энеле кардәшләр, ятьмәләрен калдырып, шунда ук Аңа ияреп киттеләр.