1
Маттай 7:7
Инҗил
ИНҖ2025
Сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер, эзләгез – һәм табарсыз, шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар
Mampitaha
Mikaroka Маттай 7:7
2
Маттай 7:8
чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.
Mikaroka Маттай 7:8
3
Маттай 7:24
Шулай итеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән һәркем үзенең йортын таш нигез өстенә төзегән гакыллы кешегә охшаган
Mikaroka Маттай 7:24
4
Маттай 7:12
Шулай итеп, кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга һәрчак шуны эшләгез, чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язмаларының асылы шулдыр.
Mikaroka Маттай 7:12
5
Маттай 7:14
ә тормыш капкасы тар, аның юлы да тар, һәм аны бик азлар гына таба.
Mikaroka Маттай 7:14
6
Маттай 7:13
Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң булыр, аның капкасы да иркен, һәм күпләр шул капкадан керә
Mikaroka Маттай 7:13
7
Маттай 7:11
Әгәр сез, начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга һичшиксез игелек күрсәтер.
Mikaroka Маттай 7:11
8
Маттай 7:1-2
Берәүне дә хөкем итмәгез, шул чагында үзегез дә Аллаһы хөкеменә дучар булмассыз. Чөнки башкаларны ничек хөкем итсәгез, Аллаһы сезгә карата да шундый ук хөкем кылыр, нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, сезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарыр.
Mikaroka Маттай 7:1-2
9
Маттай 7:26
Ә инде Минем сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәгән кем дә үзенең йортын ком өстенә төзегән гакылсыз кешегә охшаган
Mikaroka Маттай 7:26
10
Маттай 7:3-4
Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың?
Mikaroka Маттай 7:3-4
11
Маттай 7:15-16
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз – асылда ерткыч бүре алар. Кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз сез аларны. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәк сабагыннан инҗир җыялармыни?
Mikaroka Маттай 7:15-16
12
Маттай 7:17
Һәрбер яхшы агач – яхшы җимеш, начар агач исә начар җимеш бирә.
Mikaroka Маттай 7:17
13
Маттай 7:18
Яхшы агачның җимеше начар була алмаган кебек, начар агачның җимеше дә яхшы була алмый.
Mikaroka Маттай 7:18
14
Маттай 7:19
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
Mikaroka Маттай 7:19
Fidirana
Baiboly
Planina
Horonan-tsary