Маттай 6:16-18
Маттай 6:16-18 ИНҖ2025
Ураза тотканда икейөзле адәмнәр сыман караңгы чырайлы булмагыз; ураза тотуларын кешеләр күрсен дип алар шулай боегып йөри. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. Син исә ураза тотканда чәчләреңне майлап, битләреңне юып йөр; синең ураза тотуыңны башкалар түгел, ә бәлки күзгә күренмәс Атаң гына белсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа шул чагында әҗереңне бирер.