Марк 10:6-8
Марк 10:6-8 ИНҖ2025
– Әмма бөтен нәрсәне бар кылганда, Аллаһы баштан ук «кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты». «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен.