Маттай 18
18
Кем бөегрәк?
(Марк 9:33-37, 42-48; Лүк 9:46-48; 17:1-2)
1Шулчак Гайсә янына шәкертләре килеп:
– Күкләр Патшалыгында кем бөегрәк? – дип сорады.
2Гайсә бер баланы чакырып алып аларның уртасына бастырды да:
3– Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр, үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына керә алмассыз, – диде. 4– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, Күкләр Патшалыгында шул иң бөеге булыр. 5Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз. 6Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгез төпкеленә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
7Бу дөньяга – кайгы! Чөнки биредә кешене юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! 8Әгәр сине кулың яки аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Аяк-кулларың сау килеш мәңгелек утка барып кергәнче, тормышка бер куллы яки бер аяклы булып керүең хәерлерәк. 9Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып читкә ташла аны! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына барып кергәнче, тормышка сыңар күзле булып керүең хәерлерәк.
Югалган сарык турында гыйбрәтле хикәя
(Лүк 15:3-7)
10Карагыз аны, шушы садә сабыйларның берсен дә кимсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атам белән һаман янәшә басып торалар. [11]#18:11 Кайбер кулъязмаларда 11 нче аять тә бар: «Адәм Углы һәлак булганны коткарырга килде».
12Ничек уйлыйсыз, әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, шуның берсе адашса, әлеге кеше, туксан тугызын тауларда калдырып, адашкан сарыгын эзләп китмәсме әллә? 13Ә инде тапкач, хак сүз әйтәм сезгә, югалмаган туксан тугыз сарыгына караганда, табылганына күбрәк куаныр. 14Күктәге Атагыз да шулай: шушы сабыйлардан берсенең дә һәлак булуын теләми.
Гөнаһ кылган имандашың турында
(Лүк 17:3)
15Әгәр туганың сиңа каршы гөнаһ кылса, аның белән күзгә-күз очрашып, гаебен үзенә әйт. Сүзеңә колак сала икән, димәк син туганыңны яңадан таптың дигән сүз. 16Инде колак салмаса, «һәр эш ике яки өч шаһит тарафыннан расланырга тиеш» булганлыктан, үзең белән бер-ике кеше ал. 17Әгәр туганың аларны да тыңламаса, бу хакта иман итүчеләр бердәмлегендә сөйләп бир, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, синең өчен ул мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
18Хак сүз әйтәм сезгә: җирдә сез тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә сез рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
19Кабатлап әйтәм сезгә: арадан икегез, үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сораса да, Күктәге Атам аны эшләр. 20Чөнки ике яки өч кеше Минем хакка җыелса, Мин дә алар арасында булырмын.
Мәрхәмәтсез хезмәтче турында гыйбрәтле хикәя
21Шулчак Гайсә янына Петер килеп:
– Хакимем, әгәр туганым миңа каршы гөнаһ эш кылса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы? – дип сорады.
22– Юк, җиде түгел, ә бәлки җитмеш җиде тапкыр#18:22 Сүзгә-сүз: «җитмеш тапкыр җиде».! – диде аңа Гайсә. – 23Күкләр Патшалыгын менә нәрсә белән чагыштырып булыр иде: әйтик, бер патша үзенең хезмәтчеләреннән исәп-хисап эшләрен таләп иткән ди. 24Акча хисабын ачыклый башлагач, аның янына ун мең талант#18:24 Талант – римлыларның иң зур акча берәмлеге; 6000 динарга тигез. бурычы булган бер кешене китергәннәр. 25Әлеге кешенең түләрлек акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатарга әмер биргән. 26Хезмәтче, патша каршында йөзтүбән капланып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дигән. 27Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен кайтарып җибәргән. 28Патша хозурыннан чыгуга, әлеге хезмәтче үзенә йөз динар бурычы булган иптәшен очраткан да «бурычыңны түлә!» дип аның бугазына килеп ябышкан. 29Тегесе, тезләренә егылып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дип ялварырга тотынган. 30Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр аны зинданга утырткан. 31Шушы хәлне күреп торган башка хезмәтчеләр бик борчылганнар һәм барысын да патшага сөйләп биргәннәр. 32Шуннан патша әлеге хезмәтчене чакырып: «Явыз бәндә! Үтенеп сорагач, мин синең бөтен бурычыңны бәхилләдем; 33мин сиңа мәрхәмәт кылган кебек, син дә иптәшеңә мәрхәмәтле булырга тиеш идең түгелме?» – дип әйткән. 34Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны җәза бирүчеләр кулына тапшырган.
35Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезгә шундый ук мөгамәлә кылачак.
Chwazi Kounye ya:
Маттай 18: ИНҖ2025
Pati Souliye
Pataje
Kopye

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte
© Институт перевода Библии, 2025

: