Лүк 7

7
Йөзбашы хезмәтчесенең савыгуы
(Маттай 8:5-13)
1Халыкка җиткерәсе сүзләрен тәмамлаганнан соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.
2Римлы бер йөзбашының якын күргән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән. 3Гайсә турында ишеткәч йөзбашы «килеп хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде. 4-5Гайсә янына килгәч алар:
– Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип гозерләп сорадылар.
6Шуннан Гайсә халык өлкәннәре белән китте. Алар йөзбашының өенә килеп җитәрәк, йөзбашы, Гайсә янына үзенең дусларын җибәреп:
– Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип әйтергә куша. – 7Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. 8Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә» дисәм – эшли.
9Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп килүче халыкка борылып:
– Сезгә әйтәм: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде.
10Йөзбашы җибәргән кешеләр, кире әйләнеп кайтканнан соң, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
Тол хатынның үлгән углын терелтү
11Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды. 12Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгып баралар иде – бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә байтак кеше чыгып килә иде. 13Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды.
– Елама, – диде Ул аңа.
14Аннары, якынрак килеп, кулы белән табутка орынды. Мәетне күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә:
– Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
15Үлгән егет торып утырды да сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарды. 16Барысы да курка калдылар һәм:
– Арабызда бөек Пәйгамбәр барлыкка килде. Аллаһы Үз халкына ярдәмен җибәрде, – дип Аллаһыны данладылар.
17Гайсә турындагы хәбәр бөтен Яһүдиягә һәм әйләнә-тирәгә таралды.
Гайсәнең Чумдыручы Яхъяга җавабы
(Маттай 11:2-19)
18-19Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләде. Шуннан Яхъя үзенең ике шәкертен чакыртып алды да «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен аларны Хаким Гайсә янына җибәрде. 20Гайсә янына килгәч алар:
– Чумдыручы Яхъя Синнән «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорарга кушты, – диделәр.
21Бу вакытта инде Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан савыктырган, явыз рухлардан арындырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде. 22Яхъяның хәбәрчеләренә җавап итеп Гайсә:
– Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 23Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче бәхетле, – диде.
24Яхъяның хәбәрчеләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды:
– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы? 25Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. 26Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул – пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм! 27Язмада:
«Менә, Синең алдыңнан Мин
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», –
дип әйтелгән сүзләр аның турында.
28Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Аллаһы Патшалыгында иң кечкенә дигәне дә аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.
29Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янына барып суга чуму йоласын үтәгән иделәр. 30Ләкин фарисейлар һәм Канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъяның суга чумдыруыннан баш тарттылар.
31– Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
32«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык,
ә сез биемәдегез.
Без моңсу җырлар җырладык,
ә сез еламадыгыз», –
дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар. 33Менә Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез «аңа җен кагылган» дисез. 34Адәм Углы килде. Ул әнә ашый да, эчә дә, ә сез «күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты» дисез. 35Ә менә Аллаһының барлык балалары Аның зирәклеген хак дип таныдылар.
Гөнаһлы хатынның Гайсә аягына май сөртүе
(Маттай 26:6-13; Марк 14:3-9; Яхъя 12:1-8)
36Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды. 37Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белде дә хуш исле май салынган алебастр#7:37 Алебастр – савыт ясау өчен кулланыла торган йомшак таш. савыт тотып шунда килде. 38Ул елый-елый Гайсә артында басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын үбә-үбә хуш исле май белән майлады.
39Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Гөнаһлы хатын бит бу», – дип уйлады.
40Гайсә аңа:
– Шимун! Мин сиңа бер сүз әйтергә телим, – диде.
– Әйт, Остаз, – диде фарисей.
41– Бер адәм ике кешегә бурычка акча биреп торган ди: берсенә – биш йөз динар#7:41 Динар – римлыларда әйләнештә йөргән көмеш тәңкә; бер динар эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә., икенчесенә – илле динар. 42Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
43– Бурычы зуррак булганы, дип фараз кылам, – диде Шимун.
Гайсә аңа:
– Син дөрес уйлыйсың, – диде; 44аннары хатынга таба борыла биреп сүзен дәвам итте, – бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, әмма син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте. 45Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. 46Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады#7:44-46 Кешеләр яланаяк яки ачык аяк киеменнән йөргәнгә, килгән кунакка яһүдиләрдә аяктагы тузанны юарга су тәкъдим иткәннәр; аеруча хөрмәтле кунагын каршы алганда хуҗа кеше аның битен үпкән һәм башына хуш исле май сөрткән.. 47Шуңа күрә Мин сиңа болай дип әйтәм: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуның өчен аның Миңа мәхәббәте зур. Ә менә аз гөнаһлары кичерелгән кешенең мәхәббәте дә аз була.
48Хатынга исә Гайсә:
– Гөнаһларың кичерелде, – диде.
49Табын янында утыручылар үзара:
– Гөнаһларны кичерергә кем Ул?! – дип гәпләште.
50Гайсә шунда хатынга:
– Сине ышануың коткарды, имин йөр, – диде.

Chwazi Kounye ya:

Лүк 7: ИНҖ2025

Pati Souliye

Pataje

Kopye

None

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte