Лүк 19
19
Зәкәйнең котылуы
1Гайсә, Әрихәгә җитеп, урам буйлап бара иде. 2Шәһәрнең салым җыючылар башлыгы – Зәкәй исемле бер бай адәм – 3Гайсәнең ниндирәк кеше икәнен бик тә күрергә тели иде. Буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны күрә алмаганга, 4ул алгарак йөгереп узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды. 5Шул турыга җиткәч, Гайсә югарыга карады һәм:
– Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде.
6Теге тиз генә төште һәм шатланып Аны өендә кабул итте. 7Бу хәлне күрүчеләрнең барысы:
– Шул гөнаһлы адәмнең өенә керде! – дип ризасызлык белдерде.
8Соңрак Хаким Гайсәгә Зәкәй:
– Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирәм, – диде.
9– Бүген шушы өйгә котылу килде, чөнки бу кеше дә Ибраһим нәселеннән бит. 10Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде, – дип әйтте Гайсә.
Хезмәтчеләргә ышанып тапшырылган акча турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 25:14-30)
11Аны тыңлап торган халыкка Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде. (Гайсә Иерусалимгә якынлашып килгәнгә, кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйлады.) 12Гайсә болай диде:
– Затлы нәселгә караган бер кеше, патшалыкны кабул итәр өчен, ерак илгә барып кайтырга тиеш булган ди. 13Юлга чыгар алдыннан ул, ун хезмәтчесен чакырып алып, аларның һәрберсенә йөзәр динар#19:13 Йөз динар – грекча: «мна». Бер мна 100 динарга, димәк, эшченең 100 көнлек хезмәт хакына тигез. акча биргән дә: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән. 14Әмма ватандашлары аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр. 15Теге кеше, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биреп калдырган хезмәтчеләренең күпме табыш алуын белергә теләп, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16Беренче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 17Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, мин сине ун калага идарәче итеп куям», – дигән. 18Икенче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 19Хуҗасы аңа: «Мин сине биш калага идарәче итеп куям», – дигән. 20-21Ә өченче хезмәтчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча. Синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаганны аласың, чәчмәгәнне урасың». 22Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләгән булсаң, кайткач, мин аңардан табыш алган булыр идем, – дигән 24һәм янындагы кешеләргә, – акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш китергән хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән. 25Тегеләр: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкырга артты бит инде», – дигәннәр. 26Хуҗа кеше исә: «Сезгә әйтәм: кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27Үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны исә монда китерегез дә күз алдымда үтерегез», – дип җавап биргән.
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
(Маттай 21:1-11; Марк 11:1-11; Яхъя 12:12-19)
28Сүзен тәмамлаганнан соң, Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте. 29Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Ул ике шәкертен чакырып алды да:
30– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны ычкындырыгыз да монда алып килегез. 31Әгәр берәрсе: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез.
32Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты. 33Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта ишәкнең хуҗалары алардан:
– Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады.
34Тегеләр исә:
– Хуҗабызга кирәк ул, – дип җавап бирде.
35Ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсәне ишәккә атландырдылар. 36Гайсә ишәккә атланып барган чакта, кешеләр юлга өс киемнәрен җәйделәр. 37-38Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, куанышып, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен көчле тавыш белән Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар:
«Раббы исеме белән килүче Патша мөбарәктер!
Күкләрдә – иминлек, югарыда дан-шөһрәт булсын!»
39Шунда халык арасындагы кайбер фарисейлар Гайсәгә:
– Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде.
40Әмма аларга җавап итеп Ул:
– Сезгә шуны әйтәм: әгәр алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
Гайсәнең Иерусалим өчен көенүе
41Иерусалимгә якынлашып шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышы өчен көенеп, Гайсәнең күзләренә яшь килде.
42– Син дә шушы көндә үз иминлегең өчен нәрсә кирәклеген белсәң икән! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер. 43Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфрак өемнәре күтәртеп сине камап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар; 44сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны син белми калдың.
Аллаһы йорты – дога кылу урыны
(Маттай 21:12-17; Марк 11:15-19; Яхъя 2:13-22)
45Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.
46– Язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул.
47Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында халыкны өйрәтте. Ә баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итәргә җай эзләделәр, 48әмма бу эшне ничек башкарырга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды.
Chwazi Kounye ya:
Лүк 19: ИНҖ2025
Pati Souliye
Pataje
Kopye

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte
© Институт перевода Библии, 2025