Лүк 16
16
Ышанычсыз идарәче
1Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде:
– Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга, милкеңне туздырып бетерә, дип килеп әйткәннәр. 2Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары хуҗалыгым белән идарә итә алмассың», – дигән. 3Шуннан идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, теләнеп йөрергә оялам. 4Хәер, хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге мәгълүм миңа», – дип уйлаган да, 5хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. 6Теге: «Мин аңа йөз үлчәм#16:6 Үлчәм – грекча «бат». Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л. май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән. 7Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә#16:7 Мичкә – грекча «кор». Бер кор – 220 л. бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән. 8Хуҗа кеше исә намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан#16:8 Яктылык балалары – Раббы юлына аяк басучылар күздә тотыла. күпкә тапкыррак. 9Сезгә әйтәм: шушы гаделсез дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз. 11Шул рәвешле, әгәр сез бу дөньяның байлыгы белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12Әгәр башкаларның милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер? 13Бер генә кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Фарисейларга җавап
(Маттай 11:12-13)
14Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә. 15Әмма Ул аларга болай диде:
– Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәяләгән нәрсә – Аллаһы өчен җирәнгеч. 16Чумдыручы Яхъя килгәнче, Муса кануны һәм пәйгамбәрләрнең язмалары гамәлдә иде. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм барысы да шул Патшалыкка керергә тырыша. 17Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
18Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Бай адәм һәм Элгазар
19Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитеннән һәм куе кызыл төстәге тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кия, һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган. 20-21Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән. 22Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. 23Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган да еракта Ибраһимны һәм аның янында Элгазарны күргән. 24Шунда ул: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп минем янга Элгазарны җибәрче, бармак очын суга чылатып телемне суытсын иде, чөнки ялкын эчендә бик нык газап чигәм!» – дип кычкырган. 25Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч тапты, ә син газап чигәсең. 26Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка биредән беркем чыга алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас», – дип җавап кайтарган. 27Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны әткәм йортына җибәр: 28анда минем биш ир туганым бар; Элгазар барып кисәтсен – алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән. 29Ибраһим аңа: «Аларда Муса һәм башка пәйгамбәрләрнең язмалары бар, шуларга колак салсыннар», – дип җавап биргән. 30Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән. 31Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.
Chwazi Kounye ya:
Лүк 16: ИНҖ2025
Pati Souliye
Pataje
Kopye

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte
© Институт перевода Библии, 2025

: