I Көринтлеләргә хат 12:4-6

I Көринтлеләргә хат 12:4-6 ИНҖ2025

Изге Рух тарафыннан бирелгән сәләтләр төрле булырга мөмкин, әмма Рух шул бер үк. Хезмәт итүнең төрләре байтак, әмма Хаким бер үк. Гамәлләр дә төрле була, әмма аларның барысын һәркемдә шул бер үк Аллаһы башкара.