Бу вакытта инде Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан савыктырган, явыз рухлардан арындырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде. Яхъяның хәбәрчеләренә җавап итеп Гайсә:
– Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.