1
II Көринтлеләргә хат 1:3-4
Инҗил
ИНҖ2025
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан булсын! Ул – шәфкать күрсәтүче Атабыз, һәрчак юатучы Аллаһы. Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юаткан кебек, Аңардан алган юаныч белән без дә кайгыга тарыганнарның күңелен күтәрә алабыз.
Konpare
Eksplore II Көринтлеләргә хат 1:3-4
2
II Көринтлеләргә хат 1:5
Мәсих хакына кичергән газапларыбыз арткан саен, Мәсих аша алган юанычыбыз да арта бара.
Eksplore II Көринтлеләргә хат 1:5
3
II Көринтлеләргә хат 1:9
Без үзебезне үлем җәзасына хөкем ителгән кебек тойдык, әмма шушы хәл безне үзебезгә түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга өмет багларга өйрәтте.
Eksplore II Көринтлеләргә хат 1:9
4
II Көринтлеләргә хат 1:21-22
Мәсих белән рухта берләштереп, Аллаһы безне дә, сезне дә Үзе ныгыта. Май сөртеп, Ул безне Үз хезмәтенә билгеләде, мөһере белән тамгалап Үзенеке итте, бирелгән вәгъдәләренең ышанычлы билгесе итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
Eksplore II Көринтлеләргә хат 1:21-22
5
II Көринтлеләргә хат 1:6
Сез юаныч алсын һәм котылсын өчен, без тормыш авырлыклары кичерәбез; Аллаһыдан алган юаныч та безгә сезнең күңелне күтәрү өчен бирелә. Юанычыгыз исә безнең кайгыларга охшаш кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә.
Eksplore II Көринтлеләргә хат 1:6
Akèy
Bib
Plan yo
Videyo