1
Марк 14:36
Инҗил
ИНҖ2025
– И газиз Атам! – диде Ул. – Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
Compare
Марк 14:36ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
2
Марк 14:38
Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
Марк 14:38ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
3
Марк 14:9
Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына килеп ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр.
Марк 14:9ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
4
Марк 14:34
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине биредә көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
Марк 14:34ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
5
Марк 14:22
Алар шулай ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Марк 14:22ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
6
Марк 14:23-24
Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды – барысы да эчте. – Бу – күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул, – диде Гайсә.
Марк 14:23-24ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
7
Марк 14:27
– Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә.
Марк 14:27ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
8
Марк 14:42
Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
Марк 14:42ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
9
Марк 14:30
Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – дип әйтте.
Марк 14:30ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
Home
ਬਾਈਬਲ
Plans
ਵੀਡੀਓ