1
Маттай 5:15-16
Инҗил
ИНҖ2025
Шәмгә ут алгач, аны савыт астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең бөтенесе өчен дә яктырта. Яхшы эшләрегезне күреп Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
Compare
Маттай 5:15-16ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
2
Маттай 5:14
Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башына салынган шәһәр күренми калмас.
Маттай 5:14ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
3
Маттай 5:8
Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
Маттай 5:8ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
4
Маттай 5:6
Тәкъвалыкка ачыккан-сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны тукландырыр.
Маттай 5:6ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
5
Маттай 5:44
Ә Мин исә болай дим: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен догада булыгыз.
Маттай 5:44ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
6
Маттай 5:3
– Аллаһыга мохтаҗ булганнар бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
Маттай 5:3ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
7
Маттай 5:9
Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы балалары дип аталыр.
Маттай 5:9ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
8
Маттай 5:4
Хәсрәт чигүчеләр бәхетле, чөнки алар юаныч табарлар.
Маттай 5:4ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
9
Маттай 5:10
Тәкъва булган өчен эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
Маттай 5:10ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
10
Маттай 5:7
Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга да шәфкать күрсәтелер.
Маттай 5:7ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
11
Маттай 5:11-12
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә – сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Маттай 5:11-12ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
12
Маттай 5:5
Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
Маттай 5:5ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
13
Маттай 5:13
Сез – җирнең тозы. Әгәр тоз үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аяк астына чыгарып ташлаудан башкага ярамас ул.
Маттай 5:13ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
14
Маттай 5:48
Димәк ки, Күктәге Атагыз кебек сез дә камил булыгыз.
Маттай 5:48ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
15
Маттай 5:37
Сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Шуннан артыгы – иблистән.
Маттай 5:37ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
16
Маттай 5:38-39
Сез: «Күз өчен – күз» һәм «теш өчен – теш», – дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: явызлыкка каршы явызлык белән кайтарма. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Маттай 5:38-39ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
17
Маттай 5:29-30
Әгәр уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып ал да читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк. Әгәр уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чап та читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк.
Маттай 5:29-30ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
Home
ਬਾਈਬਲ
Plans
ਵੀਡੀਓ