1
Маттай 10:16
Инҗил
ИНҖ2025
Менә, Мин сезне, сарыклар сыман, бүреләр арасына озатам, шуңа күрә еландай сак һәм күгәрчендәй хәйләсез булыгыз.
Compare
Маттай 10:16ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
2
Маттай 10:39
Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
Маттай 10:39ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
3
Маттай 10:28
Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Җәһәннәмдә җанны да, бәдәнне дә һәлак итәргә кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз!
Маттай 10:28ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
4
Маттай 10:38
Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минеке дип саналырга лаек түгел.
Маттай 10:38ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
5
Маттай 10:32-33
Кешеләр алдында Мине таныган һәркемне Мин дә Күктәге Атам алдында танырмын. Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аңардан ваз кичәрмен.
Маттай 10:32-33ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
6
Маттай 10:8
Авыру бәндәләрне савыктырыгыз, үлгәннәргә җан өрегез, махаулыларны терелтегез, җеннәрне куыгыз. Бушка килгәнне бушлай бирегез.
Маттай 10:8ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
7
Маттай 10:31
Шуңа күрә курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Маттай 10:31ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
8
Маттай 10:34
Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килгән дип уйламагыз. Тынычлык түгел, кылыч алып килдем Мин.
Маттай 10:34ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
Home
ਬਾਈਬਲ
Plans
ਵੀਡੀਓ