YouVersion လိုဂို
ရွာရန္ အိုင္ကြန္

Маттай 28:12-15

Маттай 28:12-15 ИНҖ2025

Халык өлкәннәре белән җыелып киңәшкәннән соң, руханилар, сакчыларга күп итеп акча биреп, аларны кисәтеп куйдылар: – Сораган кешегә, без йоклаган чакта шәкертләре, килеп, Гайсәнең җәсәден урлап киткәннәр, дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып ирешер дип борчылмагыз, сезнең гаепсез булуыгызга аны ышандыра алырбыз, – диделәр. Сакчылар акчаны алдылар һәм ничек кушсалар, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында бүгенге көнгәчә яши бирә.

Маттай 28:12-15 အေၾကာင္း ဗီဒီယိုမ်ား