Лүк 4:5-8
Лүк 4:5-8 ИНҖ2025
Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп: – Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр. Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.

