1
Маттай 16:24
Инҗил
ИНҖ2025
Соңрак Гайсә Үзенең шәкертләренә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен.
ႏွိုင္းယွဥ္
Маттай 16:24ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
2
Маттай 16:18
Шуның өчен Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр Бердәмлеген төзермен; аны үлеләр дөньясы җиңә алмас.
Маттай 16:18ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
3
Маттай 16:19
Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын тапшырырмын; җирдә син тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә син рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
Маттай 16:19ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
4
Маттай 16:25
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
Маттай 16:25ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
5
Маттай 16:26
Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кайтара алыр икән?
Маттай 16:26ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
6
Маттай 16:15-16
– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, тере Зат булган Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун-Петер.
Маттай 16:15-16ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
7
Маттай 16:17
– Бәхетле кеше син, Яхъя углы Шимун, – диде аңа Гайсә, – чөнки сиңа моны кешеләр түгел, ә Күктәге Атам ачып бирде.
Маттай 16:17ရွာေဖြေလ့လာလိုက္ပါ။
ပင္မစာမ်က္ႏွာ
သမၼာက်မ္းစာ
အစီအစဥ္မ်ား
ဗီဒီယိုမ်ား