Марк 15
15
Пилатның Гайсәдән сорау алуы
(Маттай 27:1-2, 11-14; Лүк 23:1-5; Яхъя 18:28-38)
1Баш руханилар, халык өлкәннәре, Канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртә таңда киңәш корып, Гайсәне бәйләделәр дә Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр.
2– Син яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат.
– Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
3Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. 4Шуннан Пилат янә Аңардан сорады:
– Ни өчен Син берничек тә җавап кайтармыйсың? Сиңа күпме гаеп такканнарын күрәсеңме?
5Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.
Пилатның Гайсәне үлемгә хөкем итүе
(Маттай 27:15-26; Лүк 23:13-25; Яхъя 18:39–19:16)
6Бәйрәм уңаеннан Пилат, гадәттә, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 7Нәкъ шул көннәрдә зинданда Бараб исемле бер тоткын утыра иде. Чуалыш вакытында ул башка фетнәчеләр белән бергә кеше үтергән иде. 8Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә эш итүен сорый башлады. 9Пилат:
– Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде.
10Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде. 11Барабны иреккә чыгаруны таләп итегез дип, баш руханилар халыкны алдан котыртып куйган иде.
12– Сез «яһүдиләр Патшасы» дип атаган Кеше белән миңа нишләргә? – дип кабат сорады Пилат.
13– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык.
14– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.
Ләкин халык тагын да катырак итеп:
– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды.
15Нәтиҗәдә Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве
(Маттай 27:27-31; Яхъя 19:2-3)
16Гаскәриләр, Гайсәне идарәче Пилат сараеның (преториумның) ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар. 17Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр 18һәм:
– Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип Аны сәламләргә керештеләр.
19Аннары, таяк белән башына сугып, өстенә төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр. 20Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
(Маттай 27:32-44; Лүк 23:26-43; Яхъя 19:17-27)
21Кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – гаскәриләр Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде). 22Гайсәне Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга алып килделәр, 23мирра кушылган шәраб бирделәр, әмма Ул эчемлектән баш тартты. 24Аннары гаскәриләр Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен бүлештеләр. 25Аны хачка кадаклаганда иртәнге сәгать тугыз иде. 26Хачка Аның гаебен күрсәтүче «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде. 27Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [28]#15:28 Кайбер кулъязмаларда 28 нче аять тә бар: «Язмада: „Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды“ дип әйтелгәннәр шул рәвешле гамәлгә ашты».
29Үтеп баручылар, башларын чайкап, Аны хурладылар.
– Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, 30Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
31Баш руханилар һәм Канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллап көлделәр.
– Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый. 32Әгәр Ул Мәсих, Исраил Патшасы икән, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз!
Аны хәтта хачка кадакланган теге адәмнәр дә мәсхәрәләде.
Гайсәнең үлеме
(Маттай 27:45-56; Лүк 23:44-49; Яхъя 19:28-30)
33Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. 34Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә:
– Элои, Элои, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата).
35Янәшәдә торучылар, Аның сүзләрен ишетеп:
– Әнә, Ильяс пәйгамбәрне чакыра! – диде.
36Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манылган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде һәм:
– Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – диде.
37Гайсә каты итеп бер кычкырды да җан бирде. 38Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. 39Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп:
– Бу Кеше чынлап та Аллаһы Углы булган икән! – диде.
40Анда берничә хатын-кыз да бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тора иде; алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми бар иде. 41Алар, Гәлиләядә Гайсә артыннан йөреп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде. Анда Гайсәгә ияреп Иерусалимгә килгән хатын-кызлар да байтак иде.
Гайсәне кабергә салу
(Маттай 27:57-61; Лүк 23:50-56; Яхъя 19:38-42)
42Кич җитеп килә иде. Бу – бәйрәмгә әзерләнү көне, шимбәгә каршы көн булганлыктан, 43Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы, Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәүче ариматайлы Йосыф, Пилат янына керергә җөрьәт итеп, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады. 44Гайсәнең шулай тиз үлүенә гаҗәпкә калган Пилат, йөзбашын чакыртып:
– Күптән үлдеме? – дип сорады.
45Йөзбашыннан белешкәннән соң, Пилат Гайсәнең җәсәден Йосыфка алып китәргә рөхсәт бирде. 46Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне хачтан төшереп шул тукымага төрде дә кыяда уелган кабер-мәгарәгә илтеп салды һәм, таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды. 47Магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен карап тордылар.
നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:
Марк 15: ИНҖ2025
ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക
പങ്ക് വെക്കു
പകർത്തുക

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക
© Институт перевода Библии, 2025