Маттай 26

26
Дин әһелләренең Гайсәне үтерергә ниятләве
(Марк 14:1-2; Лүк 22:1-2; Яхъя 11:45-53)
1Сүзен тәмамлагач, шәкертләренә Гайсә:
2– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез; шул көнне Адәм Углына хыянәт итәрләр һәм Аны хачка кадакларлар, – диде.
3Нәкъ шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре, Кәяфәс исемле олуг руханиның сараенда җыелып, 4Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә сүз куештылар.
5– Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин.
Бәйт-Әниядә Гайсәгә хуш исле май сөртү
(Марк 14:3-9; Лүк 7:36-50; Яхъя 12:1-8)
6Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. 7Гайсә анда ашап утырганда, кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр#26:7 Алебастр – савыт ясау өчен кулланыла торган йомшак таш. савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Аның башына койды. 8Бу хәлгә шәкертләренең ачуы чыкты:
– Нигә майны алай әрәм итәргә? – диеште алар. – 9Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит!
10Гайсә аларның канәгатьсезлек белдерүен күреп:
– Ник сез ул хатынны битәрлисез? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул. 11Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. 12Тәнемә май коеп, ул Мине күмәргә әзерләде. 13Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына барып ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр.
Яһүдәнең Гайсәгә хыянәт итүе
(Марк 14:10-11; Лүк 22:3-6)
14Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, баш руханилар янына килеп:
15– Әгәр Гайсәне сезнең кулга тапшырсам, миңа нәрсә бирер идегез? – диде.
Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр. 16Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыгуын көтеп йөри башлады.
Котылу бәйрәме табыны
(Марк 14:12-21; Лүк 22:7-14, 21-23; Яхъя 13:21-30)
17Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп:
– Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады.
18Гайсә аларга болай диде:
– Шәһәрдә фәлән кеше янына барып: «Остазыбыз, билгеләнгән сәгатем якынлашып килә, бәйрәм ризыгын Үземнең шәкертләрем белән синдә ашармын, дип әйтә», – диегез.
19Шәкертләре Гайсә кушканча эшләделәр һәм бәйрәм табыны әзерләделәр.
20Кич җиткәч, Гайсә Үзенең унике шәкерте белән бергә табын яныннан урын алды. 21Алар ашаган чакта Гайсә:
– Хак сүз әйтәм сезгә: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22Шәкертләре, бик нык борчылып, берсе артыннан берсе:
– Хакимем, мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды.
23Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Минем белән бер савыттан ашаучы Миңа хыянәт итәчәк. 24Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде!
25Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә шунда:
– Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады.
– Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
26Ашап утырган вакытта Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде.
– Алыгыз, ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
27Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды.
– Һәммәгез эчегез, – диде. – 28Бу – гөнаһлары кичерелсен дип күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул. 29Сезгә әйтәм: Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.
30Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
Петернең ваз кичәсен Гайсәнең алдан әйтүе
(Марк 14:27-31; Лүк 22:31-34; Яхъя 13:36-38)
31Шунда Гайсә аларга:
– Язмада:
«Көтүчене һәлак итәрмен,
һәм сарыклар таралышып бетәр», –
дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз. 32Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын, – диде.
33Петер исә Аңа җавап итеп:
– Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип әйтте.
34Гайсә аңа:
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде.
35– Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип әйтте Петер.
Башка шәкертләре дә шулай диделәр.
Гайсәнең Гетсимәни бакчасында дога кылуы
(Марк 14:32-42; Лүк 22:39-46)
36Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде һәм аларга:
– Мин читтәрәк дога кылып килгәнче, шушында утырып торыгыз, – дип әйтеп, 37Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп китте.
Аның күңелен әрнү, шом биләп алды.
38– Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде Ул аларга һәм 39читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кыла башлады: – И Атам! Әгәр мөмкин икән, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
40Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә:
– Менә, бер генә сәгать Минем белән бергә уяу тора алмадыгызмы? – диде. – 41Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
42Гайсә, яңадан читкәрәк китеп, янә дога кылды:
– Атам, Миңа бу касәдән эчми калырга ярамый икән, Синең ихтыярыңча булсын.
43Гайсә, әйләнеп килеп, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. 44Аларны калдырып, Ул тагын читкәрәк китте һәм шул ук сүзләрне әйтеп өченче тапкыр дога кылды. 45Аннары кабат шәкертләре янына килде һәм:
– Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? – диде. – Менә, сәгате сукты: Адәм Углын гөнаһлылар кулына тапшыралар. 46Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
Гайсәне кулга алулары
(Марк 14:43-50; Лүк 22:47-53; Яхъя 18:3-12)
47Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кулларына кылыч һәм чукмар тотып, фарисейлар белән баш руханилар җибәргән гаскәриләр күренде. 48«Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була.
49Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә:
– Исәнме, Остаз! – дип Аны үбеп алды.
50Ә Гайсә аңа:
– Нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде.
Шуннан соң Яһүдә белән килгән кешеләр алгарак чыктылар һәм Гайсәне кулга алып сак астына куйдылар. 51Гайсә шәкертләренең берсе кылычын тартып чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
52– Кылычыңны кынына тыгып куй! – диде аңа Гайсә. – Кулына кылыч алган һәркем кылычтан һәлак булачак! 53Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмаган булыр идем дип уйлыйсыңмы? Ул Миңа шундук унике гаскәр,#26:53 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме. хәтта аннан да артыграк санда фәрештәләрен җибәрер иде! 54Тик ул очракта Язмада әйтелгәннәр ничек гамәлгә ашыр иде?
55Шуннан Гайсә, җыелып килгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда халыкны өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. 56Хәер, пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгәнчә, болар һәммәсе гамәлгә ашсын.
Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап китте.
Гайсә Югары киңәшмә каршында
(Марк 14:53-65; Лүк 22:54-55, 63-71; Яхъя 18:13-14, 19-24)
57Гайсәне кулга алучылар Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр; Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре инде анда иде. 58Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да эчкәрәк үтте һәм, бу хәлнең ничек тәмамлануын күрергә теләп, хезмәтчеләр арасына кереп утырды.
59Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен Аңа каршы ялган дәлилләр табарга тырышты. 60Бик күп ялган шаһитлар килеп сөйләсә дә, Гайсәне гаепләрдәй нәрсә табылмады. Ниһаять, тагын ике шаһит килеп болай диде:
61– Бу кеше: «Мин, Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә аны яңадан төзи алам», – дип әйтте.
62Шуннан олуг рухани торып Гайсәдән:
– Боларның гаепләвенә каршы ник бернинди дә җавап кайтармыйсың? – дип сорады.
63Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңардан:
– Мәңге тере Аллаһы алдында ант итеп әйтүеңне таләп итәм: Син Мәсихме, Аллаһы Углымы? – дип сорады.
64– Моны син үзең әйттең, – диде аңа Гайсә. – Ә Мин сезгә болай дим:
«Шушы мәлдән башлап
Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын
һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез».
65Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп:
– Көфер сүз бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер генә үзегез ишеттегез бит! 66Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде.
– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр аңа.
67Шуннан алар Гайсәнең йөзенә төкерергә, Аны кыйнарга тотындылар; кайберләре исә, яңагына китереп сугып:
68– Әй, Мәсих, пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле – кем сукты Сиңа? – диделәр.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
(Марк 14:66-72; Лүк 22:56-62; Яхъя 18:15-18, 25-27)
69Петер тышкы якта, ишегалдында утыра иде. Янына бер хезмәтче кыз килеп:
– Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде.
70Әмма Петер, җыелган халык алдында ваз кичеп:
– Синең нәрсә сөйләгәнеңне мин аңламыйм, – диде.
71Петер капкага якынлашканда, икенче бер хезмәтче кыз, аны танып, янәшәдәгеләргә:
– Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән иде, – дип әйтте.
72Петер, ант итеп, Гайсәдән кабат ваз кичте:
– Мин ул Кешене белмим! – диде.
73Бераздан шул тирәдә басып торган кешеләр килеп аңа:
– Син чыннан да аларның берсе бит, чөнки сөйләшүеңнән күренеп тора, – диделәр.
74Петер, ант итеп, тагын:
– Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте.
Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды. 75Шунда Петер Гайсәнең «әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дип әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде.

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Маттай 26: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക