Маттай 25

25
Ун кыз турында гыйбрәтле хикәя
1Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан ди. 2Аларның бишесе – акылсыз, ә бишесе акыллы булган. 3Акылсыз кызлар яктырткычларын алганнар, ә өстәр өчен май алмаганнар. 4Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә савытта май да алып килгәннәр. 5Кияү тоткарланып, кызлар йокымсырый башлаган да йоклап киткән. 6Төн уртасында «кияү килә, каршыларга чыгыгыз!» дигән тавыш ишетелгән, 7һәм кызлар, уянып, яхшырак янсын өчен яктырткычларын рәтләргә тотынган. 8Акылсызлары, «яктырткычларыбыз сүнә бит, бераз май бирегезче» дип, акыллы кызларга ялына башлаган. 9Ә тегеләр «сезнең белән бүлешсәк, май бөтенебезгә дә җитмәс – сатучылардан барып алыгыз» дигәннәр. 10Әмма тегеләр майга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршыларга әзер булып торган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. 11Бераздан теге кызлар кайтып җитеп: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – дигәннәр. 12Ләкин ул: «Хак сүз әйтәм сезгә: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган. 13Димәк ки, уяу булыгыз, чөнки Адәм Углының кайтыр көнен дә, сәгатен дә сез белмисез.
Хезмәтчеләргә ышанып тапшырылган акча турында гыйбрәтле хикәя
(Лүк 19:12-27)
14Ул вакыттагы хәлләрне нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше, чит илләргә китәр алдыннан хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган ди. 15Сәләтенә карап, берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант акча калдырган да китеп барган. 16Биш талант алганы, акчаны шундук эшкә җигеп, аны тагын биш талантка арттырган. 17Ике талант алганы да акчасын ике талантка арттырган. 18Бер талант алганы исә хуҗасының көмешен җиргә күмеп куйган. 19Байтак вакытлар үткәннән соң, хуҗалары әйләнеп кайткан һәм хезмәтчеләреннән исәп-хисап таләп иткән. 20Биш талант алганы, өстәп, тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын бишне эшли алдым». 21Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән. 22Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын икене эшли алдым», – дип әйткән. 23Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән. 24Инде бер талант алганы да килгән. «Хуҗам, – дигән ул, – мин синең каты бәгырьле икәнеңне беләм: син үзең чәчмәгән урында урасың, утыртмаган җирдә җыясың. 25Синнән курыкканга мин акчаңны җиргә күмеп куйдым. Мә, ал үзеңнекен». 26Хуҗасы аңа болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз, ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән урында уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белгәч, 27минем акчаны әйләнешкә кертергә иде; кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем». 28Хуҗа кеше, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булган хезмәтчегә бирегез, – дигән. – 29Кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 30Шушы булдыксыз хезмәтчене исә урамга, караңгыга чыгарып ташлагыз – анда елау һәм теш шыкырдату булыр».
Соңгы хөкем турында
31Адәм Углы данга күмелеп барлык изге фәрештәләр белән бергә килер һәм Үзенең шөһрәтле тәхетенә утырыр. 32Аның каршына бар халыкларны китерерләр, һәм Ул, сарыкларны кәҗәләрдән аерган көтүче сыман, кешеләрне ике төркемгә бүләр: 33сарыкларны Үзеннән уң якка, кәҗәләрне исә сул якка бастырыр. 34Шунда Патша Үзеннән уң якта торучыларга: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз, – дип әйтер, – 35чөнки ач чагымда сез Минем тамагымны туйдырдыгыз, сусаганда – эчәремә су, мосафир булып йөргәндә сыеныр урын бирдегез, 36ялангач идем – киендердегез, сырхаулы көнемдә – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез». 37Шулчак тәкъвалар: «Хакимебез! Ач булуыңны күреп, без Сине кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? 38Мосафир булып йөрүеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? 39Сырхаулап ятканыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар. 40Патша аларга җавабында: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә яхшылык кылгансыз икән, димәк, сез Миңа яхшылык кылган буласыз», – дип әйтер. 41Аннары Ул Үзеннән сул якта торучыларга болай дияр: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә әзерләнгән мәңгелек утка керегез, 42чөнки ач идем – Мине ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез, 43мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, сырхаулы чагымда һәм зинданда утырганда яныма килмәдегез». 44Шунда алар да: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусаган вакытыңны, мосафирлыкта йөрүеңне, ялангач икәнеңне, сырхаулап ятуыңны, зинданда утыруыңны күреп тә Сиңа ярдәмгә килмәдек?» – дип сорар. 45Шулчак Патша: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә әлеге гамәлләрне эшләмәгәч, димәк, сез Миңа эшләмәгән буласыз», – дип әйтер. 46Шуннан алар мәңгелек газапка дучар ителер, тәкъвалар исә мәңгелек тормышка аяк басар.

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Маттай 25: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക