Лүк 4
4
Гайсәнең иблис тарафыннан сыналуы
(Маттай 4:1-11; Марк 1:12-13)
1Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан кайткач, Рух Аны чүлгә алып китте. 2Гайсә шунда кырык көн дәвамында иблис тарафыннан сыналды. Бу көннәрдә Ул берни ашамады һәм ахырда бик нык ачыкты. 3Иблис Аңа:
– Әгәр син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташка боер – икмәккә әйләнсен! – диде.
4Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– Язмада «кеше икмәк белән генә яшәмәс» дип әйтелгән.
5Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп:
6– Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. 7Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр.
8Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды:
– Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.
9Шуннан соң иблис Аны Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм:
– Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбән ташлан! 10Язмада:
«Аллаһы Үзенең фәрештәләренә
Сине кайгыртырга әмер бирер.
11Алар Сине кулларына күтәреп алырлар,
аякларың ташка абынмас», –
дип әйтелгән бит, – диде.
12Гайсә аңа җавап итеп:
– Язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип әйтелгән, – диде.
13Гайсәне төрлечә сынап караганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр иблис Аның яныннан китте.
Гайсәнең халыкны өйрәтә башлавы
(Маттай 13:53-58; Марк 6:1-6)
14Изге Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды. 15Ул гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтте, һәм барысы Аны данлады.
16Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Язманы укырга дип урыныннан торгач, 17Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең кулъязма төргәген бирделәр. Гайсә, аны ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:
18-19«Раббының Рухы Минем өстә,
чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады.
Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерер,
әсирләргә – котылу, сукырларга – күзләре ачылу турында игълан итәр,
җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр,
Раббының шәфкать күрсәтү елын белдерер өчен җибәрде».
20Гайсә төргәкне җыеп хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде. 21Ул аларга:
– Бүген сез Язмадагы сүзләрне тыңлаган чакта, алар тормышка ашты, – диде.
22Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның гаҗәеп сүзләренә таң калып:
– Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.
23Гайсә аларга:
– Әлбәттә, сез Миңа «табиб, башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез, «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек; монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла» диярсез. 24Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. – 25Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде, 26ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә бәлки Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде. 27Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар#4:27 Махау чире – йогышлы тире авыруы; русчасы: проказа. күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да савыкмады.
28Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты. 29Алар урыннарыннан сикереп тордылар да Гайсәне ирексезләп шәһәрдән алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар. 30Әмма Гайсә халык төркемен ерып узды да китеп барды.
Гайсәнең бер адәмнән җенне куып чыгаруы
(Марк 1:21-28)
31Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкны өйрәтә башлады. 32Аның тәгълиматына барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте. 33Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:
34– Ә-ә, насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип бар көченә кычкырып җибәрде.
35Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә:
– Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды.
Җен, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, аңа һичбер зыян китермичә чыгып китте. 36Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә:
– Нәрсә бу? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диеште.
37Гайсә хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Шимун кайнанасының савыгуы
(Маттай 8:14-17; Марк 1:29-34)
38Гайсә, гыйбадәтханәдән чыгып, Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы бик нык кызышып-авырып ята иде. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр. 39Ул, хатынга таба иелеп, чиргә боерды, һәм хатынның кызышуы шундук бетте. Шимунның кайнанасы урыныннан торда да кунакларга табын әзерли башлады.
Гайсәнең күпләрне савыктыруы
40Кояш баеган вакытта бөтенесе дә төрле чирләрдән газапланучы якыннарын Гайсә янына алып килде – һәрберсенә кулы белән орынып, Ул аларны савыктырды. 41Байтак кешедән «Син – Аллаһы Углы» дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә бу турыда сөйләүдән җеннәрне тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнен белә иде.
Гайсәнең Яһүдиягә баруы
(Марк 1:35-39)
42Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә үз янында тоткарлап калырга тырышты. 43Ләкин Ул аларга:
– Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратырга тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.
44Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне таратуын дәвам итте.
നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:
Лүк 4: ИНҖ2025
ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക
പങ്ക് വെക്കു
പകർത്തുക

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക
© Институт перевода Библии, 2025

: