Лүк 20

20
Гайсәнең хокукы турындагы сорау
(Маттай 21:23-27; Марк 11:27-33)
1Беркөнне Аллаһы йортында Яхшы хәбәрне бәян итеп кешеләрне өйрәткән Гайсә янына баш руханилар һәм Канун белгечләре белән бергә халык өлкәннәре килделәр дә:
2– Әйт әле безгә, мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар.
3Аларга җавап итеп Ул:
– Минем дә сезгә бер соравым бар, әйтегез әле: 4суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? – дип сорады.
5Тегеләр үзара:
– «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» дип сорар. 6Ә инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип киңәшкәннән соң, – 7кайдан икәнен белмибез, – дип җавап кайтардылар.
8– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде Гайсә.
Йөзем үстерүче явызлар турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 21:33-46; Марк 12:1-12)
9Шуннан соң халыкка Ул менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак елларга чит якларга китеп барган. 10Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үзенә тиешле өлешне алу өчен, йөзем үстерүчеләр янына хезмәтчесен озаткан. Тегеләр аны кыйнап буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 11Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган. Әмма аны кыйнап һәм мыскыл итеп бернәрсәсез кире борганнар. 12Ул өченче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны да яралап куып чыгарганнар. 13Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр». 14Әмма аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип киңәшкәннәр дә 15егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр? 16Ул, кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә бакчасын башкаларга куллануга тапшырыр.
Моны тыңлаучылар:
– Алай була күрмәсен! – диештеләр.
17Әмма Гайсә аларның күзенә туры карап:
«Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде», –
дип Язмада әйтелгәннәр, алайса, нәрсә аңлата соң? – дип сорады. – 18Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак.
19Баш руханилар һәм Канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Аны кулга алырга теләгән иделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
Кайсарга салым түләү турында
(Маттай 22:15-22; Марк 12:13-17)
20Шуннан алар Гайсә артыннан күзәтергә үз кешеләрен юлладылар. Тегеләр, Гайсәне Рим идарәчесе хөкеменә тапшыру өчен үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аның сүзләреннән гаеп табарга тырыштылар.
21– Остаз! – диде алар. – Сүзләреңнең һәм өйрәтүеңнең хаклыгын, кемнең кем булуына карамастан хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өндәвеңне беләбез. 22Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы?
23Гайсә аларның мәкерле ниятләрен сизеп:
24– Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады.
– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
25Шуннан Гайсә:
– Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде.
26Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек нәрсә таба алмадылар һәм, Аның җавабына исләре китеп, тынып калдылар.
Үледән терелү турындагы сорау
(Маттай 22:23-33; Марк 12:18-27)
27Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп болай дип сорады:
28– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең өйләнгән ир кардәше бала калдырмыйча үлеп китсә, исән калган кардәше, туганының нәселен дәвам итәр өчен, аның тол хатынын үзенә алсын», – дип язган. 29Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш булган ди. Шуларның беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән. 30Ул хатынга икенчесе дә, 31өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгән, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткән. 32Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйган. 33Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул кайсының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире иде бит!
34Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Бу дөньяда кешеләр өйләнә дә, кияүгә дә чыга. 35Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнми дә, кияүгә дә чыкмый, 36үлә дә алмый, чөнки алар – фәрештәләр кебек һәм, үледән терелеп торганга, Аллаһы балалары булып санала. 37Ә инде үлгәннәрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Муса үзе дә бит янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атый. 38Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул – тереләрнеке; Аның өчен барысы да тередер.
39Канун белгечләренең кайберләре, бу сүзләрне ишетеп:
– Остаз! Яхшы әйттең, – диде.
40Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде.
Мәсих – Давыт Углымы?
(Маттай 22:41-46; Марк 12:35-37)
41Аннары Гайсә аларга болай диде:
– Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә? 42-43Зәбур китабында Давыт үзе болай ди бит:
«Раббы минем Хакимемә әйтте:
„Дошманнарыңны аяк астыңа
баскыч басмасы итеп салганчы,
Минем уң ягымда утыр“».
44Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
Гайсәнең Канун белгечләреннән сакланырга кушуы
(Маттай 23:1-36; Марк 12:38-40; Лүк 11:37-54)
45Бар халык Гайсәне тыңлап торганда, шәкертләренә төбәп Ул болай диде:
46– Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз! 47Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Лүк 20: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക