Лүк 2

2
Гайсәнең тууы
(Маттай 1:18-25)
1Шул көннәрдә кайсар Август#2:1 Август – беренче Рим императоры Август б. э. к. 27 нче елдан б. эраның 14 нче елына кадәр патшалык иткән. бөтен Рим империясендә халык санын алырга фәрман бирде. 2Халык санын алу беренче тапкыр уздырылып, ул заманда Сүрия өлкәсендә Квирини идарә итә иде. 3Теркәлү өчен һәркем үз токымының шәһәренә кайтырга тиеш иде. 4Давыт нәселеннән булган Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте. 5Исемлеккә теркәлер өчен Йосыф үзенә ярәшелгән, бу вакытта инде авырлы булган Мәрьям белән бергә барды. 6Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте, 7һәм ул үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты, Аны биләп утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын калмаган иде.
Көтүчеләр һәм фәрештәләр
8Шул төнне шәһәр тирәсендәге кырда берничә көтүче үзләренең сарыкларын саклый иде. 9Бермәлне алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.
10Фәрештә исә аларга:
– Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. – 11Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды! 12Менә шушы билге аша сез Аны танырсыз: мал утлыгында биләүле Бала ятар.
13Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы башка фәрештәләр пәйда булып:
14«Күкләрдәге Аллаһыга дан!
Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» –
дип Аллаһыны данларга тотындылар.
15Фәрештәләр күккә ашканнан соң, көтүчеләр бер-берсенә:
– Әйдәгез, Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы хәбәр иткәнне күрик, – диделәр.
16Алар ашыгып Бәйт-Лехемгә килделәр, анда Мәрьям белән Йосыфны һәм мал утлыгында яткан Баланы эзләп таптылар. 17Баланы күргәннән соң, Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр. 18Көтүчеләрне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды. 19Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйланып йөрде.
20Ишетергә һәм күрергә насыйп булган бар нәрсә өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
Гайсәне Аллаһы йортына алып килү
21Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утыртыр вакыт җиткәч, Аңа Гайсә дип исем куштылар. Бу исемне Аңа, әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, фәрештә биргән иде.
22Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Раббыга багышлар өчен Баланы алар Иерусалимгә алып килделәр. 23Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. 24Раббы кануны буенча алар шулай ук ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне корбанлык буларак китерергә тиеш иде.
Шимунның фатиха бирүе һәм аның пәйгамбәрлек сүзләре
25Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде. 26Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була. 27Канунда язылган йоланы башкару өчен Мәрьям белән Йосыф нарасый Гайсәне Аллаһы йортына алып килгәч, Изге Рух кушуы буенча Шимун да шунда килде, 28Баланы кулларына алды һәм Аллаһыны данлап:
29«И Хөкемдар, вәгъдәңне үтәп,
Син мине, Үз колыңны, тынычландырып дөньядан озатасың,
30-32чөнки барча халыклар каршында
Син әзерләгән коткаруны,
мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны,
халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде.
33Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар. 34Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә:
– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына, икенче берәүләрнең күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән кисәтүче бер билге кебек булыр; күпләр бу билгене кире кагар, 35һәм шул рәвешле аларның уй-ниятләре фаш ителер. Үзеңнең дә йөрәгеңә кылыч кадалгандай булыр, – диде.
Хөннәнең Аллаһыга шөкрана кылуы
36Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын да бар иде. Кияүгә чыгып ире белән җиде ел яшәгәннән соң 37тол калган бу хатын сиксән дүрт яшендә иде. Уразалар тотып, догалар кылып, көннәрен һәм төннәрен Аллаһы йортында үткәргән 38Хөннә дә, алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен зарыгып көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде.
39Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә – Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар. 40Бала үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате һәрчак Аның юлдашы булды.
Яшүсмер Гайсә Аллаһы йортында
41Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде. 42Гайсәгә унике яшь тулгач, алар, гадәттәгечә, бәйрәмгә килделәр. 43Бәйрәм көннәре тәмам булгач, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы моны абайламады, 44башка юлчылар белән барадыр, дип уйлады. Бер көнлек юл үткәннән соң алар Гайсәне кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башлады 45һәм таба алмыйча кабат Иерусалимгә килде; 46өч көннән соң алар Аны Аллаһы йортында эзләп тапты. Гайсә сораулар биреп, остазларның сөйләгәнен тыңлап алар арасында утыра иде. 47Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды. 48Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа:
– Углым, ник алай иттең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
49Гайсә аларга:
– Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде.
50Ләкин алар Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадылар. 51Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты; ата-анасы сүзеннән Ул һич чыкмады. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды. 52Гайсә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Лүк 2: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക