Лүк 14
14
Гайсәнең шимбә көнне авыруларны савыктыруы
1Бервакыт, шимбә көнне, фарисей башлыкларының берсенә Гайсә ашка килде. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте. 2Шулвакыт Аның каршына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. 3Канун белгечләренә һәм фарисейларга мөрәҗәгать итеп Гайсә:
– Канун буенча шимбә көнне авыруларны дәваларга ярыймы? – дип сорады.
4Тегеләр эндәшмәделәр. Ә Гайсә, авыру кешегә куллары белән орынып, аны савыктырды да өенә кайтарып җибәрде. 5Аннары Ул аларга:
– Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан шундук тартып чыгармас идегезмени? – диде.
6Аның бу соравына тегеләр җавап бирә алмадылар.
Туй мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя
7Чакырылган кунакларның түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
8– Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чөнки сиңа караганда хөрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мөмкин. 9Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп «бу кешегә урын бирче» дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың. 10Мәҗлескә чакырсалар, киресенчә, ишек катыннан урын ал; шунда хуҗа, яныңа килеп «әй дустым, түргәрәк утыр» дияр, һәм шул чагында мәҗлестәгеләр алдында синең дәрәҗәң артыр, 11чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
12Үзен ашка чакырган кешегә дә Гайсә:
– Әгәр син төш вакытында яки кичен мәҗлес җыясың икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакырырлар, һәм шуның белән исап-хисап беткән булыр, – диде. – 13Мәҗлес үткәрә калсаң, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксак-сукырларны чакыр. 14Әнә шул чакта бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар, һәм тәкъваларның үледән терелгән көнендә сиңа әҗере булыр.
Зур аш мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 22:1-10)
15Гайсә белән табын янында утыручыларның берсе моны ишетеп Аңа:
– Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә сыйланачак кеше бәхетледер! – диде.
16Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде:
– Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп итеп кунак чакырган һәм, 17табынга утырыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бар нәрсә әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән. 18Барысы да сүз берләшкән кебек гафу үтенә башлаган. Беренчесе: «Җир сатып алган идем, шуны барып карарга кирәк, зинһар, гафу ит», – дигән. 19Икенчесе: «Биш пар үгез сатып алган идем, хәзер шуларны эштә сынап карамакчы булам, зинһар, гафу ит», – дигән. 20Өченчесе: «Мин күптән түгел генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән.
21Хезмәтче, кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Хуҗаның ачуы чыгып, хезмәтчесенә ул: «Бар, тиз генә шәһәр урамнарыннан һәм тыкрыклардан фәкыйрь, гарип, сукыр һәм аксакларны җыеп алып кайт», – дигән. 22Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. 23Хуҗа исә хезмәтчесенә: «Бар, шәһәр читенә чыгып юлларны, койма буйларын карап уз һәм кешеләрне монда килергә кыста, өем тулы кунак булсын, – дигән. – 24Сезгә әйтәм: башта чакырылганнарның берсе дә минем сый-нигъмәтемне татымас».
Гайсә Үзенең шәкертләреннән нәрсә таләп итә?
(Маттай 10:37-38)
25Гайсәгә бик күп халык ияреп барды. Аларга мөрәҗәгать итеп Ул:
26– Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. – 27Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минем шәкертем була алмый. 28Әйтик, арагыздан берәү манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга акчасы җитәрлекме икәнен белү өчен, иң башта, утырып, аның күпмегә төшәсен ул хисапламасмы әллә? 29-30Югыйсә, нигезен салып та төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр.
31Яки, әйтик, бер патша икенче патшага каршы яуга җыена ди. Үзенең ун меңлек гаскәре белән егерме меңлек гаскәргә каршы торырга көче җитү-җитмәвен башта утырып уйламасмы әллә? 32Әгәр көче җитмәсә, солых турында килешер өчен, дошман әле еракта чакта ук ул аның янына үзенең илчеләрен җибәрер.
33Шулай ук сезнең берегез дә, бар мөлкәтеннән ваз кичмәсә, Минем шәкертем була алмас.
34Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? 35Аны туфракка да, тирес өеменә дә сибеп булмый, аны чыгарып кына ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен!
നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:
Лүк 14: ИНҖ2025
ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക
പങ്ക് വെക്കു
പകർത്തുക

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക
© Институт перевода Библии, 2025

: