Яхъя 8
8
Уйнашлыкта тотылган хатын
1Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2Иртәгесен исә Ул яңадан Аллаһы йортына килде, һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3Шулчак Канун белгечләре һәм фарисейлар уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килделәр дә, уртага бастырып, Гайсәгә:
4– Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. 5Канунда Муса мондыйларны таш атып үтерергә кушкан, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр.
6Алар моны Гайсәне сынау өчен, гаепләрлек берәр сәбәп табып булмасмы, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, иелеп, бармагы белән җиргә нидер яза башлады. 7Тегеләр сорауны кабатлагач, күтәрелеп:
– Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын, – 8диде дә иелеп җиргә язуын дәвам итте.
9Моны ишеткәч, халык бер-бер артлы тарала башлады; иң беренче булып өлкәннәр китеп барды. Ахыр чиктә Гайсә янында теге хатын гына калды.
10Гайсә тураеп басты да:
– Ханым, гаепләүчеләрең кайда? Сине берәү дә хөкем итмәдемени? – дип сорады.
11– Беркем дә, Әфәндем! – дип җавап бирде хатын.
Гайсә аңа:
– Мин дә сине хөкем итмим: бар, моннан ары гөнаһ кылма, – диде.]#7:53–8:11 Кайбер кулъязмаларда җәя эчендәге сүзләр юк.
Гайсә – дөньяга яктылык
12Гайсә янә сүзен башлап халыкка болай диде:
– Мин дөньяга яктылык бирәм. Миңа ияргәннәр караңгыда адашып йөрмәс, чөнки аларның тормыш бирүче яктылыгы булачак.
13– Син Үзең турында Үзең шаһитлык бирәсең, Синең шаһитлыгың хак түгел, – диде фарисейлар Аңа.
14Гайсә исә аларга:
– Үзем турында Үзем шаһитлык бирсәм дә, әйткәннәрем хак, чөнки Мин кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез, – дип җавап бирде. – 15Сез кешеләр үлчәме белән хөкем йөртәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим. 16Иткән хәлдә дә, хөкемем хак, чөнки ялгыз түгелмен – Мине җибәргән Атам белән бергә Мин. 17Сезнең Кануныгызда «ике шаһитның сүзе хак» дип язылган бит. 18Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык кылам, Минем хакта Мине җибәргән Атам да шаһитлык кыла.
19Шуннан алар Гайсәдән:
– Синең Атаң кайда соң? – дип сорадылар.
– Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – дип җавап бирде Ул.
20Гайсә бу сүзләрне Аллаһы йортында халыкны өйрәткәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Әмма берсе дә Аны кулга алмады, чөнки әле Аның вакыты җитмәгән иде.
Мин китәсе урынга бара алмассыз
21Гайсә аларга янә болай дип әйтте:
– Озакламый Мин китәрмен; сез Мине эзләрсез, ләкин гөнаһлы булып үләрсез. Мин китәсе урынга бара алмассыз.
22Яһүдиләр үзара болай диештеләр:
– Әллә Үз-Үзенә кул салмакчымы? «Мин китәсе урынга бара алмассыз» ди бит.
23Сүзен дәвам итеп, Гайсә:
– Сез – биредән, җирдәндер, Мин исә югарыдан килдем. Сез – бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. – 24Шуңа күрә Мин сезгә «гөнаһлы килеш үләрсез» дидем. Минем Кем#8:24 Минем Кем… – бу сүзләр Аллаһының Яһвә дигән исеменә туры килә. Ул исем «Мин – бар булучы» дигәнне аңлата. булуыма ышанмасагыз, гөнаһлы килеш үләрсез.
25– Кем соң Син? – дип сорадылар Гайсәдән.
– Үземнең Кем икәнемне Мин сезгә күптәннән әйтә киләм, – диде аларга Гайсә. – 26Сезнең хакта байтак нәрсәләр сөйли, сезне гаепли алыр идем, әмма Мин Үземне Җибәргән Заттан ишеткәннәремне генә дөньяга сөйлим, ә Ул дөресен әйтә.
27Алар Гайсәнең Ата турындагы сүзләрен аңламады. 28Ә Ул сөйләвен дәвам итте:
– Адәм Углын югарыга күтәргәннән соң сез Минем Кем булуымны һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, Атам нәрсә өйрәткән булса, шул турыда сөйләвемне белерсез. 29Мине Җибәрүче һәрчак Минем белән, Ул Мине ялгыз калдырмый, чөнки Мин һәрвакыт Ул хуш күргәнне генә эшлим.
30Гайсә шушы сүзләрне сөйләгән чакта, күпләр Аңа иман китерде.
Ибраһим балалары
31Гайсә Үзенә инанган яһүдиләргә:
– Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. 32Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – диде.
33– Без Ибраһим нәселеннән, – дип җавап бирде алар, – һәм без беркайчан беркемнең колы булмадык. Шулай булгач, ничек Син «ирекле булырсыз» дисең?
34– Хак сүз әйтәм сезгә: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колыдыр, – диде аларга Гайсә. – 35Гаиләдә кол вакытлыча гына тора, ә атаның углы һәрчак яши. 36Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. 37Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм. Шулай да сез Мине үтерергә йөрисез, чөнки күңелегездә сүзләремә урын юк. 38Мин сезгә Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез, – диде Гайсә.
39– Безнең атабыз – Ибраһим, – дип җавап бирде алар.
– Ибраһим балалары булсагыз, сез Ибраһим эшләгәнне эшләр идегез, – диде Гайсә. 40– Ә сез Мине – Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләүче Кешене үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде. 41Сез атагыз кылганны кыласыз.
– Без уйнаштан тумаганбыз, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диде тегеләр.
42Аларга җавап итеп Гайсә болай диде:
– Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем һәм хәзер сезнең яндамын. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. 43Нигә сез Минем нәрсә турында сөйләвемне аңламыйсыз? Сез бит сүзләремне тыңларга теләмисез. 44Сезнең атагыз – иблис, һәм сез аның теләкләрен үтәргә омтыласыз. Ул, баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьтә яшәмәде, чөнки аңарда бер бөртек хакыйкать юк. Ялган сөйләгәндә ул үзенә хас булганны әйтә, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. 45Сез исә, Мин хакыйкатьне сөйләгәнгә күрә, сүзләремә ышанмыйсыз. 46Мине кайсыгыз гөнаһта гаепли ала? Әгәр хакыйкать сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? 47Аллаһыныкы булганнар Аллаһы сүзенә колак сала; сез исә, Аллаһыныкы булмаганга, әйткәннәремә колак салмыйсыз.
Гайсә һәм Ибраһим
48– Син самареяле, өстәвенә Сиңа җен ияләшкән, дигән сүзләребез дөрес икән, – диде Аңа яһүдиләр.
49– Җен ияләшмәгән Миңа, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хурлыйсыз. 50Мин Үземә дан эзләмим, Миңа дан эзләүче башка Берәү бар, Ул – хөкем итүче. 51Хак сүз әйтәм сезгә: Минем сүзне тоткан кеше беркайчан үлем күрмәячәк.
52– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә – гүр иясе, ә Син «Минем сүзне тоткан кеше беркайчан үлем күрмәячәк» дисең, – дип кычкырды яһүдиләр. – 53Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкмени? Ул да, пәйгамбәрләр дә юк инде. Син Үзеңне кем дип саныйсың?
54Гайсә аларга җавап итеп:
– Әгәр Мин Үземне данласам, даным бернигә тормас иде. Мине Атам Үзе данлый, – диде. – Сез Аны «Аллабыз» дип атыйсыз, 55асылда исә Аны белмисез, ә Мин беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем, әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. 56Атагыз Ибраһим Мин килгән көнне күрә алачагына бик шатланган иде. Ибраһим ул көнне күрде һәм шат булды.
57Яһүдиләр Аның бу сүзләренә каршы:
– Сиңа әле илле яшь тә юк, ничек итеп Син Ибраһимны күрдең? – диделәр.
58Гайсә аларга болай дип әйтте:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Ибраһим туганчы ук Мин бар#8:58 …Мин бар… – бу сүзләр Аллаһының исеменә туры килә. 8:24 нең искәрмәсен карагыз. идем инде.
59Шулчак алар Гайсәгә ыргытмакчы булып кулларына таш алдылар, әмма Ул яшертен генә Аллаһы йортыннан чыгып китте.
നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:
Яхъя 8: ИНҖ2025
ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക
പങ്ക് വെക്കു
പകർത്തുക

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക
© Институт перевода Библии, 2025