Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган:
«Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез,
Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!
Уйсу җирләр тигезләнсен,
таулар һәм калкулыклар түбәнәйсен,
бормалы юллар турайсын,
сикәлтәләр тигезләнсен –
шул чагында барча кешеләр
Аллаһыдан килгән коткаруны күрерләр“».