Яратылыш 2
TTRBBL
2
1Күкнең һәм җирнең, андагы бөтен нәрсәнең яратылышы әнә шулай тәмамланды. 2-3Аллаһы Үз эшен җиденче көнгә бетерде. Җиденче көнне Ул мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды. Чөнки Аллаһы, бөтен эшлисе, башкарасы эшләрен тәмамлап, ул көнне ял итте.
4Җир вә күкнең яратылышы менә шулайдыр.
Адәм һәм Һава
Раббы Алла җирне һәм күкне яратканда, 5җир йөзендә әле бернинди дә куаклык, чирәм-яшеллекләр юк, чөнки Раббы Алла җир өстенә яңгыр яудырмаган, һәм җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде. 6Шулай да җирдән булар күтәрелеп, бөтен туфрак өстен дымландырып тора иде.
7Раббы Алла адәмне туфрактан#2:7 Яһүдчә текстта сүз уйнату: «адам» – кеше, «адама» – туфрак. яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды. 8Раббы Алла көн чыгышы тарафында, Гадәндә, бер бакча булдырды һәм туфрактан яратылган адәмне шунда урнаштырды. 9Раббы Алла бакчада тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар, бакчаның уртасында тереклек агачы белән яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы да үстерде.
10Бакчадагы туфракны сугару өчен, Гадәннән бер елга агып чыга да дүрт ермакка аерыла иде. 11Ул ермакларның берсе Пишон исемендәдер; ул ермак алтынга бай бөтен Хавилә җирләрен уратып ала иде. 12Хавилә җиренең алтыны бик яхшы, анда тагын хуш исле сумала һәм ахак асылташы табыла иде. 13Икенче ермакның исеме Гихон; ул Күш җирләре буйлап ага. 14Өченче ермакның исеме Диҗлә; ул Ашшур җирләренең чиге буйлап ага. Дүртенчесе исә Фөрат елгасыдыр.
15Раббы Алла, адәмне Гадән бакчасына урнаштырганда, аңа бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләде. 16Аңа әйтте:
– Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, 17әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак#2:17 Мотлак – һичшиксез. үләчәксең, – диде.
18Соңра Раббы Алла:
– Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын, – диде.
19Раббы Алла җирдәге хайваннарның, күктәге кошларның барчасын туфрактан яраткан иде. Һәркайсына нинди исем кушылачагын күрү өчен, Раббы Алла аларның һәммәсен адәм хозурына китерде. Адәм кайсына нинди исем кушса, ул җан иясе шул исем белән танылды. 20Күктәге кошларга, барлык кыргый хайван һәм терлекләргә адәм исем кушты. Әмма аның үзенә тиңдәш бер генә ярдәмчесе дә юк иде. 21Раббы Алла адәмне каты йокыга талдырды. Адәм йоклап киткәч, аның кабырга сөякләреннән берсен суырып алып, урынын ит белән каплады. 22Адәмнән алынган шул кабырга сөягеннән Раббы Алла бер хатын-кыз яратты һәм аны адәм хозурына китерде. 23Адәм әйтте:
«Менә минем сөякләремнән алынган сөяк,
менә минем итемнән алынган ит.
Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды»#2:23 Яһүдчә текстта сүз уйнату: «ишша» – хатын-кыз, «иш» – ир. .
24Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр.
25Адәм дә, хатыны да шәп-шәрәләр, оялуның нәрсә икәнен белмиләр иде.

© Институт перевода Библии, 2015

ស្វែងយល់បន្ថែមទៀតអំពី Изге Язма