YouVersion Logo
Search Icon

Гәләтиялеләргә хат 2

2
Рәсүлләрнең Паулны кабул итүе
1Ундүрт елдан соң Барнаб белән бергә мин кабат Иерусалимгә килдем; үзебез белән Титусны да алып бардык. 2Мин анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, тырышуларым юкка түгелме икәнен белү өчен, шәхси әңгәмә вакытында шундагы бик мөхтәрәм кешеләргә мәҗүсиләр арасында үзем тараткан Яхшы хәбәрне аңлатып бирдем. 3Алар хәтта минем белән барган Титусны да, грек булуына карамастан, сөннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр. 4Әмма яныбызга яшерен рәвештә кергән ялган «имандашлар», сөннәт турындагы сүзне кузгатып, безне Гайсә Мәсих биргән азатлыктан мәхрүм итәргә, кабат Канун коллыгына төшерергә теләделәр. 5Без исә, Яхшы хәбәрнең асыл мәгънәсе сездә саклансын өчен, бер мизгелгә дә аларга бирешмәдек.
6Мөхтәрәм дип саналган кешеләр дә (аларның кем булуы минем өчен мөһим түгел иде, чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәде. 7Киресенчә, алар шуны күрделәр: сөннәтлеләр арасында Яхшы хәбәрне тарату Петергә йөкләнгән булса, сөннәтсезләр арасында тарату миңа тапшырылган иде; 8чөнки яһүдиләр арасында рәсүллек итүдә Петергә көч биргән Аллаһы миңа да мәҗүсиләр арасында рәсүллек вазифасын башкарырга көч бирде. 9Аллаһы тарафыннан миңа махсус хезмәт тапшырылганны аңлагач, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, кулларыбызны кысып, Барнаб белән мине хезмәттәшләре буларак таныды, һәм без – мәҗүсиләр янына, ә алар яһүдиләр янына бара дип килештек. 10Алар бездән фәкыйрьләргә ярдәм итәргә онытмавыбызны гына сорадылар; һәм бу эшне мин әле дә зур теләк белән башкарып киләм.
Паулның Кифаска каршы чыгуы
11Кифас Антиухиягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чөнки ул хаклы түгел иде. 12Ягъкуб юллаган кешеләр килгәнче, Кифас ризыкны электә мәҗүси булганнар белән кабул итә иде, ә инде теге кешеләр килгәч, сөннәт таләп итүчеләрдән куркып, мәҗүсиләрдән кача һәм читләшә башлады. 13Аның белән бергә кайбер имандаш яһүдиләр дә икейөзлелек күрсәтте, хәтта Барнаб та аларга кушылды.
14Аларның Яхшы хәбәр хакыйкатеннән читкә тайпылуын күргәч, мин бөтенесе алдында Кифаска: «Син, яһүди була торып, яһүдиләрчә түгел, мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни өчен бу мәҗүсиләрне яһүдиләрнең гореф-гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
Аклану – иман аша гына
15Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел. 16Әмма шуны беләбез ки, кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Гайсә Мәсихкә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп кенә беркем аклана алмас.
17Әгәр инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, үзебез мәҗүсиләр кебек үк гөнаһлы икән, Мәсих гөнаһ хезмәтчесе булып чыгамыни? Әлбәттә, юк! 18Әгәр мин кайчандыр җимергән нәрсәне яңадан төзим икән, мин үземне җинаятьче итеп күрсәтәм. 19Канун мине үлемгә хөкем итте. Аллаһы өчен яшәү хакына мин Канун алдында үлемен. Мин Мәсих белән бергә хачка кадакландым, 20инде хәзер мин үзем түгел, миндәге Мәсих яши. Шушы тәнемдә яшим икән, мине сөйгән һәм минем өчен Үз гомерен биргән Аллаһы Углына иман аркасында яшим. 21Мин Аллаһының мәрхәмәтен инкяр итмим; әгәр Канунны үтәп акланырга мөмкин икән, димәк, Мәсихнең үлеме юкка булган!

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in