Маттай 5
TTRBBL

Маттай 5

5
Таудагы вәгазь
1Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, янына шәкертләре килделәр.
Чын бәхет
2Гайсә аларга гыйлем биреп сөйли башлады:
3«Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле,
чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
4Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле,
чөнки аларны юатырлар.
5Юашлар бәхетле,
чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
6 Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле,
чөнки аларның ул теләге үтәлер.
7Шәфкатьлеләр бәхетле,
чөнки аларга шәфкать күрсәтелер.
8Саф күңеллеләр бәхетле,
чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
9Татулык урнаштыручылар бәхетле,
чөнки аларны Аллаһы балалары дип атарлар.
10Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле,
чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
11Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. 12Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә сезгә әҗере зур булачак. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Тоз һәм яктылык
13Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас.
14Сез – дөнья яктысы. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. 15Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең барысын яктырта. 16Яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
Канун һәм пәйгамбәрләр
17Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, башкарырга дип килдем! 18Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак! 19Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә өйрәтсә, ул кешене Күкләр Патшалыгында бөек дип атарлар. 20Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
Үтерү һәм ачу тоту турында
21Ата-бабаларыгызга: „Үтермә! Кеше үтерүче хөкем ителүгә лаек“#5:21 Карагыз: «Чыгыш», 20:13; «Канун», 5:17; «Яратылыш», 9:6. , – диелгәнне сез ишеттегез. 22Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. 23Шуңа күрә әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы мәзбәх алдында исеңә төшсә, 24бүләгеңне шунда калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир. 25Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. 26Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә#5:26 Тиен – грекча «кодрант». Кодрант – римлыларның акча берәмлеге. 64 кодрант бер динарга (эшченең бер көнлек хезмәт хакына) тигез. кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
Зина кылу һәм аерылышу турында
27„Зина кылма“#5:27 Карагыз: «Чыгыш», 20:14; «Канун», 5:18. , – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. 28Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. 29Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. 30Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
31Тагын: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа талак хаты бирсен“#5:31 Карагыз: «Канун», 24:1. , – дип әйтелгән иде. 32Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.
Ант итү турында
33Ата-бабаларга: „Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыңны үтә“#5:33 Карагыз: «Левиләр», 19:12; «Саннар», 30:3. , – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. 34Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете. 35Җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре. 36Башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың. 37Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез – „Әйе“, „Юк“ – „Юк“ булсын. Шуннан артык һәммәсе иблистән була.
Үч алу турында
38Сез „Күзгә – күз“ һәм „тешкә – теш“#5:38 Карагыз: «Чыгыш», 21:24; «Канун», 19:21. диелгәнне ишеттегез. 39Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй. 40Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир. 41Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт. 42Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
Дошманнарыгызны яратыгыз
43„Якыныңны ярат#5:43 Карагыз: «Левиләр», 19:18. , дошманыңа нәфрәтлән!“ – дип әйтелгәнне ишеттегез. 44Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. 45Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез, чөнки Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра. 46Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?! 47Сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, моның искитәрлек нәрсәсе бар? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?! 48Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.

© Институт перевода Библии, 2015


Learn More About Изге Язма