Саннар 9
9
Котылу бәйрәме турында өстәмә кагыйдәләр
1Исраилиләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, икенче елның беренче аенда Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:
2-3– Исраилиләр Котылу бәйрәмен билгеләнгән вакытта – беренче айның ундүртенче көнендә кич белән барлык канун-кагыйдәләренә туры китереп билгеләп үтсеннәр.
4Муса исраилиләргә Котылу бәйрәмен уздырырга кушты, 5һәм алар беренче айның ундүртенче көнендә кичен Синай чүлендә Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр.
6Әмма арадан кайберәүләр, үлгән кешенең мәетенә кагылып нәҗесләнү сәбәпле, ул көнне бәйрәм итә алмадылар. Алар, шул көнне үк Муса белән Һарун янына килеп:
7– Үлгән кешенең мәетенә кагылып, без нәҗесләндек, әмма ни өчен безне билгеләнгән вакытта исраилиләр белән бергә Раббыга бүләк тәкъдим итүдән мәхрүм кылдыгыз? – диделәр.
8Муса аларга:
– Туктагыз, башта мин сезнең хакта Раббының нәрсә әмер итәсен белешим, – диде.
9Раббы Мусага әйтте:
10– Исраилиләргә әйт: «Әгәр сез үзегез яки нәсел варисларыгыздан берәрсе мәеткә кагылып нәҗесләнә яисә озак вакыт юлда була икән, андый кешеләр дә Котылу бәйрәмендә катнаша ала. 11Андый кешеләр Котылу бәйрәмен икенче айның ундүртенче көнендә кич белән билгеләп үтсеннәр. Алар тәкә бәрән белән төче икмәкләр һәм ачы үләннәр ашасыннар 12һәм ул азыкларның берсен дә икенче көннең иртәсенә калдырмасыннар, тәкә бәрәннең сөякләрен сындырмасыннар. Котылу бәйрәмен алар бөтен шартларына китереп уздырырга тиеш. 13Ә инде нәҗесләнмәгән һәм юлда булмаган кеше, Котылу бәйрәмен билгеләп үтмәсә, үз халкы арасыннан юкка чыгарылачак, чөнки ул тиешле вакытта Раббыга бүләк китермәгән санала; үзенең гөнаһы өчен ул җәза алачак. 14Сезнең арада яшәүче килмешәк Котылу бәйрәмен үткәрергә теләсә, бәйрәмгә кагылышлы бөтен канун-кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын».
Изге чатыр өстендәге болыт
15Шаһитлык чатыры, ягъни Изге чатыр корылган көнне аны болыт каплап алды, ә кичтән алып иртәнгә кадәр чатыр өстендә ут-ялкын янып торган кебек булды. 16Бу хәл һаман шулай дәвам итте: көндез чатырны болыт каплап торды, ә төнлә ут янган кебек булды. 17Болыт Изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраилиләр юлга кузгала, болыт туктаган урында исә чатырларын корып ял итә иделәр. 18Исраилиләр Раббы күрсәтмәсе буенча юлга чыктылар һәм Аның күрсәтмәсе буенча чатырларын корып ял иттеләр. Болыт чатыр өстендә туктап торган вакытта, алар да кузгалмадылар. 19Болыт чатыр өстендә озак торган вакытта, исраилиләр дә, Раббы әмерен үтәп, юлга чыкмадылар. 20Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Мондый очракта исраилиләр дә Раббы күрсәтмәсе буенча туктап тордылар. Юлга алар Раббы күрсәтмәсе буенча кузгалдылар. 21Кайвакыт болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә торды, һәм иртә белән күтәрелә башлауга, алар да юлга чыктылар. Болыт кайчан күтәрелсә, – көндез буламы ул, төнләме, – халык та юлга кузгалды. 22Чатыр өстендә болыт күпме торса, – ике көн, бер ай яки бер елмы, – исраилиләр дә шунда туктап тордылар һәм юлга чыкмадылар, ә инде болыт күтәрелүгә, алар юлга чыктылар. 23Раббы күрсәтмәсе буенча, алар туктап тордылар һәм, Аның күрсәтмәсе буенча, юлга чыктылар. Исраилиләр, шушылай итеп, Раббының Муса аша биргән әмерен үтәделәр.
Currently Selected:
Саннар 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015