YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 8

8
Яктырткычлар турында
1Раббы Мусага әйтте:
2– Һарун белән сөйләшеп, шуны җиткер: «Җиде яктырткычны шәмдәлгә урнаштырганда, аларның нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп эшлә».
3Һарун шулай эшләде дә: яктырткычларны, Раббы Мусага әмер иткәнчә, нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп урнаштырды. 4Раббы Мусага күрсәткәнчә эшләнгән шәмдәл астан алып өстәге чәчәкләренә кадәр алтыннан чүкеп ясалган иде.
Левиләрне исраилиләрдән аеру турында
5Раббы Мусага әйтте:
6– Исраилиләр арасыннан левиләрне аерып ал да йолага туры китереп пакьлә. 7Аларны пакьләү өчен, менә нәрсә эшлә: өсләренә пакьләү суы сип, ә левиләр, үзләренең бар җирен пәке белән кырып, киемнәрен юсыннар – шуннан алар пакь булырлар. 8Аннары бер үгез бозау, шулай ук икмәк бүләге буларак зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны китерсеннәр; син исә гөнаһ йолу корбаны өчен башка бер үгез бозау алып кил. 9Һәм левиләрне Очрашу чатыры алдына туплап, бөтен Исраил халкын чакырып китер. 10Левиләрне Раббы алдына алып кил дә, исраилиләр алар өстенә кулларын куйсыннар, 11һәм, Исраил угыллары Раббы каршында күтәреп селкегән бүләкләрен Раббыга багышлаган кебек, Һарун левиләрне Раббыга багышласын. Шуннан соң левиләр Раббыга хезмәт күрсәтү өчен әзер булырлар. 12Левиләр үгез бозауларның башына кулларын куйгач, левиләрне гөнаһларыннан арындыру өчен, үгезнең берсен – гөнаһ йолу корбаны итеп, икенчесен Раббыга багышланган тулаем яндыру корбаны итеп китер. 13Һарун һәм аның угыллары каршына левиләрне китереп бастыр да, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышла. 14Әнә шул рәвешле, левиләрне исраилиләрдән аерып ал – алар Минеке булырга тиеш.
15Левиләрне пакьләгәннән һәм, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышлаганнан соң, хезмәт итәр өчен, алар Очрашу чатыры янына килә алалар. Левиләр – исраилиләр арасыннан тулысынча Миңа тапшырылган затлар. 16Исраил хатыннарының беренче булып туган угыллары урынына алдым Мин аларны. 17Исраил токымында беренче булып туган иркәк заты – кешеме ул, терлекме – Минеке. Чөнки мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын юк иткәндә, исраилиләрнекен Мин Үзем өчен аерып алдым. 18Хәзер исә беренче булып туган исраилиләр урынына Мин левиләрне алдым. 19Исраилиләр арасыннан аерып алып, левиләрне Мин Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшырдым. Левиләр исраилиләр исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итәргә, алар хакына гөнаһ йолу корбаны китерергә, исраилиләрне Изге чатырга якынлашудан – бәла-казага тарудан сакларга тиеш.
20Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, Муса, Һарун һәм бөтен Исраил халкы нәкъ шулай эшләде. 21Левиләр, чистарынып, кием-салымнарын юдылар. Һарун аларны, күтәреп селкегән бүләкне багышлаган кебек, Раббыга багышлады һәм, аларны пакьләү өчен, гөнаһтан арындыру йоласын башкарды. 22Шуннан соң левиләр Һарун һәм аның угыллары күзәтүе астында Очрашу чатыры белән бәйле хезмәткә керештеләр. Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләде.
23Раббы Мусага әйтте:
24– Левиләр хакындагы кагыйдә менә шундый: яше егерме биштән узган левиләр Очрашу чатырында үзләренә тапшырылган хезмәтне башкарырга тиешләр. 25Илле яшь тулгач, алар, хезмәт итүдән туктап, эшләмәсеннәр. 26Очрашу чатырында хезмәт итүче туганнарына алар ярдәм итәргә мөмкиннәр, әмма үзләре эшләмәсеннәр. Левиләрнең хезмәт вазифаларын билгеләгәндә, әнә шулай эшлә.

Currently Selected:

Саннар 8: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Саннар 8