YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 7

7
Изге чатырны изгеләштерү һәм ыруг башлыкларының бүләкләре
1Изге чатырны корып бетергәннән соң, Муса чатырны һәм аның барлык кирәк-яракларын, мәзбәхне һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндерде. 2Шуннан соң халык санын алу өчен җаваплы булган Исраил җитәкчеләре, ягъни гаилә башлыклары, ыругбашлары, бүләкләр алып килделәр. 3Раббыга бүләккә алар өсте ябулы алты олау һәм унике үгез – һәр ыруг башлыгыннан бер үгез һәм ике башлыктан бер олау алып килеп, Изге чатыр каршына куйдылар.
4Раббы Мусага әйтте:
5– Син бу бүләкләрне ал, алар Очрашу чатырында хезмәт башкару өчен кирәк булачак. Аларны, һәрберсенең башкарган хезмәтенә карап, левиләргә бир.
6Шуннан соң Муса олауларны һәм үгезләрне левиләргә бирде. 7-8Ике олау һәм дүрт үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Гершон угылларына һәм дүрт олау белән сигез үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Мерари угылларына тапшырды. Алар рухани Һарун углы Итамар күзәтүе астында эшләделәр. 9Әмма Коһат угылларына бернәрсә дә бирмәде, чөнки алар, чатырның изге әйберләре өчен җаваплы булып, шул әйберләрне җилкәләрендә күтәреп йөртә иделәр.
10Мәзбәхкә май сөртелгәннән соң, Исраил җитәкчеләре, мәзбәхне изгеләндерер өчен, бүләкләр алып килделәр һәм үз бүләкләрен мәзбәх алдына куйдылар. 11Раббы Мусага әйтте:
– Мәзбәхне изгеләндерер өчен, җитәкчеләр, чиратлашып, һәркем үзенең көнендә бүләкләрен китерсен.
12Беренче көнне үзенең бүләкләрен Яһүдә ыругыннан Амминадаб углы Нахшон алып килде. 13Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 14хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 15тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 16гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 17татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Амминадаб углы Нахшон алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
18Икенче көнне үзенең бүләкләрен Исәсхәр ыругының башлыгы Суар углы Нетанел алып килде. 19Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 20хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 21тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 22гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 23татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суар углы Нетанел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
24Өченче көнне үзенең бүләкләрен Зәбулун ыругының башлыгы Хелон углы Элиаб алып килде. 25Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 26хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 27тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 28гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 29татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Хелон углы Элиаб алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
30Дүртенче көнне үзенең бүләкләрен Рубин ыругының башлыгы Шедур углы Элисур алып килде. 31Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 32хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 33тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 34гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 35татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Шедур углы Элисур алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
36Бишенче көнне үзенең бүләкләрен Шимун ыругының башлыгы Суришаддай углы Шелумиел алып килде. 37Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 38хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 39тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 40гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 41татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суришаддай углы Шелумиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
42Алтынчы көнне үзенең бүләкләрен Гәд ыругының башлыгы Дегуил углы Эльясаф алып килде. 43Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 44хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 45тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 46гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 47татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Дегуил углы Эльясаф алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
48Җиденче көнне үзенең бүләкләрен Эфраим ыругының башлыгы Аммиһуд углы Элишама алып килде. 49Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 50хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 51тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 52гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 53татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммиһуд углы Элишама алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
54Сигезенче көнне үзенең бүләкләрен Менашше ыругының башлыгы Педаһсур углы Гәмәлиил алып килде. 55Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 56хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 57тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 58гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 59татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Педаһсур углы Гәмәлиил алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
60Тугызынчы көнне үзенең бүләкләрен Беньямин ыругының башлыгы Гидеони углы Абидан алып килде. 61Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 62хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 63тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 64гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 65татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Гидеони углы Абидан алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
66Унынчы көнне үзенең бүләкләрен Дан ыругының башлыгы Аммишаддай углы Ахигызыр алып килде. 67Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 68хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 69тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 70гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 71татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммишаддай углы Ахигызыр алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
72Унберенче көнне үзенең бүләкләрен Ашер ыругының башлыгы Өхрән углы Пагиел алып килде. 73Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 74хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 75тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 76гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 77татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Өхрән углы Пагиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
78Уникенче көнне үзенең бүләкләрен Нәптали угылларының башлыгы Энан углы Ахира алып килде. 79Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 80хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 81тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 82гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 83татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Энан углы Ахира алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
84Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндергәндә, Исраил башлыклары алып килгән бүләкләр шуннан гыйбарәт иде: унике көмеш тәлинкә, унике көмеш касә, унике алтын савыт; 85һәр көмеш тәлинкәнең авырлыгы – йөз утыз, һәр көмеш касәнең авырлыгы җитмеш шәкыл булып, көмешнең гомуми авырлыгы ике мең дүрт йөз шәкылга тиңләште; 86хуш исле сумала-майлар салынган унике алтын савыт: һәр савытның авырлыгы ун шәкыл булып, унике алтын савытның гомуми авырлыгы йөз егерме шәкылга тиңләште. 87Тулаем яндыру корбаны өчен унике үгез бозау, унике сарык тәкәсе, бер яшьлек унике тәкә бәрән һәм шулар белән бергә икмәк бүләге; гөнаһ йолу корбаны өчен унике кәҗә тәкәсе; 88татулык корбаны өчен егерме дүрт үгез, алтмыш сарык тәкәсе, алтмыш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек алтмыш тәкә бәрән. Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндерү өчен китерелгән бүләкләр әнә шулар иде.
89Раббы белән сөйләшер өчен Очрашу чатырына кергәндә, Муса Боерыклар сандыгының капкачы өстендәге ике керубим арасыннан килгән тавышны ишетә иде. Раббы шулай Муса белән сөйләшә иде.

Currently Selected:

Саннар 7: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Саннар 7