YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 6

6
Нәзир#Нәзир – үзен Аллаһыга багышлаган кеше. булу турында
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләр белән сөйләшеп, шуны җиткер: «Әгәр бер ир яки хатын нәзир булу өчен, ягъни үзен Раббыга багышлау өчен нәзер кылса, 3бу кеше шәраб һәм каты эчемлек эчүдән тыелырга тиеш; шәраб серкәсен дә, эчемлек серкәсен дә авызына алмасын; бернинди йөзем суын да эчмәсен, яңа өлгергән һәм киптерелгән йөзем җимешен дә ашамасын. 4Нәзир булган көннәрендә аңа йөземнән әзерләнгән һичнинди ризык – хәтта йөземнең орлыгын яисә кабыгын да ашарга ярамый.
5Нәзир булган көннәрендә аның башына пәке кагылырга тиеш түгел. Нәзер кылып, үзен Раббыга багышлаган көннәр тәмамланганчы, ул изге була, шуңа күрә чәчен үстерсен. 6Раббыга багышланган көннәрендә, нәзир буларак, мәет янына килергә тиеш түгел ул. 7Атасы, анасы, ир яки кыз туганы үлсә, аларның мәетләренә якын килеп, үзен нәҗесләмәсен, чөнки Аллаһыга багышлануының билгесе – башындагы чәчләре. 8Нәзир булган барча көннәрендә ул, изге буларак, Раббыга багышлана.
9Әгәр аның янында кинәт кенә берәү үлсә, һәм шуның белән нәзир үзенең башын нәҗесләсә, җиденче көндә ул чәчен алдырсын, һәм шуннан пакь булыр. 10Ә сигезенче көнне Очрашу чатыры алдына руханига ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен. 11Мәеткә кагылган нәзирне нәҗеслектән арындыру өчен, рухани әлеге кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен тулаем яндыру корбаны итеп китерергә тиеш. Һәм шул көнне ул үзенең башын кабат изгеләндерергә 12һәм, нәзирлек көннәрен яңадан башлар өчен, үзен кабат Раббыга багышларга тиеш; гаеп йолу корбаны итеп, ул бер яшьлек тәкә бәрән китерсен. Аның элекке нәзирлек көннәре бушка китә, чөнки Раббыга багышланган ул көннәре нәҗесләнгән санала.
13Нәзир өчен канун әнә шундый. Раббыга багышланган көннәре тәмамлангач, аны Очрашу чатыры алдына алып килсеннәр. 14-15Тулаем яндыру корбаны итеп, ул кимчелексез бер яшьлек тәкә бәрән, гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, татулык корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе, зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оныннан пешергән бер кәрзин төче күмәч һәм майлы төче көлчәләр белән бергә икмәк вә шәраб бүләкләрен Раббыга китерсен.
16Рухани, бу бүләкләрне Раббы хозурына алып килеп, гөнаһ йолу һәм тулаем яндыру корбаны китерсен. 17Сарык тәкәсен ул, кәрзингә салынган төче икмәкләр белән бергә, татулык корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен; шулай ук икмәк вә шәраб бүләген дә тәкъдим итсен.
18Шуннан соң нәзир булган кеше Очрашу чатыры алдында үзенең чәчен кырып алырга һәм шул чәчен татулык корбаны астындагы утка атарга тиеш.
19Нәзир үзенең чәчен кырганнан соң, сарык тәкәсенең пешерелгән калак сөяген һәм кәрзиннән бер төче икмәк белән бер төче көлчәне рухани аның кулына тоттырсын. 20Рухани шуларны Раббы алдында күтәреп селкесен. Әлеге бүләкләр, изге саналып, күтәреп селкегән түш ите һәм тәкъдим ителгән бот ите – руханиның өлеше. Шуннан соң нәзиргә шәраб эчәргә рөхсәт ителә.
21Нәзер кылып, үзен Раббыга багышлаган кеше турындагы канун әнә шундый. Раббыга бүләкне ул биргән нәзеренә карап китерсен, ә шуннан артыгын үзе теләгәнчә бирсен. Әйткән нәзерен ул нәзирлек канунына нигезләнеп үтәсен».
Исраилиләргә фатиха
22Раббы Мусага болай диде:
23– Һарунга һәм аның угылларына әйт: «Исраилиләргә менә мондый сүзләр белән изге теләк теләгез:
24„Раббы сиңа фатихасын бирсен
һәм сине сакласын!
25Раббы Үзенең йөз нуры белән сине балкытсын
һәм сиңа шәфкать итсен!
26Раббы сиңа йөзе белән борылсын
һәм сиңа иминлек бирсен!“»
27Минем исемне атап, алар шулай дога кылсыннар, һәм Мин аларга фатихамны бирермен.

Currently Selected:

Саннар 6: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in