YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 5

5
Нәҗес булганнарны станнан читләштерү турында
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләргә шуны боер: йогышлы тире авыруы булган, бүлендеге килгән#5:2 …бүлендеге килгән… – Карагыз: «Левиләр», 15. һәм мәеткә кагылып нәҗесләнгән#5:2 Нәҗес – дини мәгънәдә пычрак, шакшы булу. кешеләрнең барысын станнан сөрсеннәр. 3Станны нәҗесләмәсен өчен, андыйларны – ир кешеме ул, хатын-кызмы – яныгыздан сөрегез, чөнки анда, исраилиләр арасында, Мин яшим.
4Исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә: андый кешеләрне станнан сөрделәр. Раббы Мусага ничек әйтсә, исраилиләр шулай эшләделәр.
Гаеп өчен йолым түләү турында
5Раббы Мусага әйтте:
6– Исраилиләргә шуны җиткер: «Нинди дә булса ир яки хатын икенче бер кешегә каршы гөнаһ кылса, әлеге адәм Раббыга каршы да гөнаһ эш эшли дигән сүз, һәм ул гаепле санала. 7Әлеге кеше кылган гөнаһын танырга тиеш; китергән зыяны өчен шул кешегә йолым түләсен һәм шуңа йолым бәясенең биштән бер өлешен дә кушсын. 8Әгәр зыян күргән кеше үлсә, һәм аның түләнәсе йолымны кабул итәрдәй якын туганы булмаса, ул чакта йолым Раббыныкы була. Бу йолым, гөнаһ эшләгән кешене гөнаһтан арындыру өчен бирелгән сарык тәкәсеннән тыш, руханига бирелергә тиеш. 9Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим иткән барлык изге бүләкләре – руханиларныкы. 10Рухани кабул итеп алган һәммә бүләк – руханиныкы; руханига нәрсә дә булса бүләк итсәләр, ул әйбер аңа тиешле».
Хатынның тугрылыгын сынау турында
11Раббы Мусага әйтте:
12– Исраилиләр белән сөйләшеп, шуны белдер: «Әгәр бер хатын, хыянәт итеп, иренә тугрылыгын бозса – 13икенче ир аның белән якынлык кылса, ә ире бу турыда белмәсә, ягъни хатын яшерен рәвештә нәҗесләнсә, һәм аңа каршы шаһит табылмаса, һәм хатынның бу эше фаш ителмәсә, 14әмма нәҗесләнгән хатынның ирендә көнчелек туса (яисә көнче ир тугрылыгын бозмаган хатыныннан шикләнә башласа), 15бу ир үзенең хатынын рухани янына алып барырга тиеш. Хатыны өчен бүләк итеп ул бер эфа#5:15 Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л. арпа онының уннан бер өлешен алып барсын. Әмма аңа май да салмасын, өстенә хуш исле сумала-майлар да куймасын, чөнки бу – көнчелек өчен икмәк бүләге, гөнаһны фаш итә торган бүләк.
16Рухани ул хатынны Раббы алдына китереп бастырырга тиеш. 17Рухани балчык савытка изге су һәм Изге чатыр эченнән алынган туфрак салсын. 18Аннары хатынны Раббы алдына китереп бастырсын һәм чәчләрен тузгытсын, аның кулына гөнаһны фаш итүче бүләкне, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын. Рухани кулында исә ләгънәт китерә торган ачы су булсын. 19Рухани, хатынны ант иттереп: „Әгәр синең белән беркем якынлык кылмаса, син нәҗесләнмәгән һәм иреңә хыянәт итмәгән булсаң, ләгънәт китерүче бу ачы су сиңа зыян салмас. 20-21Әгәр син иреңә хыянәт иткән һәм нәҗесләнгән, синең белән икенче ир якынлык кылган булса… – дип әйтсен дә ләгънәт укысын: – …ботыңны шиңдереп һәм корсагыңны күбендереп, Раббы сине үз халкың арасында каһәр иясе итсен. 22Һәм ләгънәт китерә торган бу су, синең корсагыңны күбендерү, ботыңны шиңдерү өчен, эчеңә керсен“. Хатын: „Амин, амин“, – дисен.
23Шуннан соң рухани, ләгънәт сүзләрен кәгазьгә язып, аны суда юсын. 24Ләгънәт китерә торган әлеге ачы суны рухани хатынга эчәргә бирсен, һәм бу су, аның эченә кереп, ачы газаплар китерсен. 25Рухани, көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген хатынның кулыннан кабул итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен дә мәзбәх янына алып килсен. 26Шуннан соң икмәк бүләгеннән, истәлекле өлеш буларак, бер уч тутырып алып, мәзбәхтә яндырсын, ә хатынга суны эчерсен. 27Әгәр хатын, иренә хыянәт итеп, нәҗесләнгән булса, рухани эчәргә биргән ләгънәт китерүче су аның эченә кереп газаплаячак; аның корсагы күперәчәк, боты шиңәчәк, һәм ул хатын үз халкы арасында каһәр иясе булачак. 28Әгәр хатын нәҗесләнмәгән, керсез булса, ул сау-сәламәт калачак һәм балалар тудыра алачак.
29Көнчелек турындагы канун әнә шундый. Хатын үзенең иренә хыянәт итсә һәм нәҗесләнсә, 30яки ирендә, шик туып, хатынына карата көнчелек хисе уянса, ул үзенең хатынын Раббы алдына китереп бастырсын. Рухани исә бу хатын белән алда әйтелгән канун нигезендә эш итсен. 31Шул очракта ир кеше гөнаһтан азат булачак, хатын исә кылган гөнаһы өчен җәза алачак».

Currently Selected:

Саннар 5: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in