Саннар 3
3
Руханилар һәм Леви ыругы турында
1 Синай тавында Раббы Муса белән сөйләшкән вакытта, Һарун белән Муса нәселендә түбәндәгеләр бар иде. 2Һарун угылларының исемнәре: Надаб (беренче углы), Абиһу, Элгазар, Итамар. 3Руханилар булсын өчен, руханилыкка багышлап май сөртелгән Һарун угылларының исемнәре әнә шулар иде. 4Әмма Надаб белән Абиһу Синай чүлендә Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның алдына алып килгән өчен үлделәр; аларның балалары булмады. Һарун исән чакта рухани вазифасын Элгазар белән Итамар башкардылар.
5Раббы Мусага әйтте:
6– Леви ыругын, алып килеп, Һарун алдына бастыр, алар рухани Һарунга хезмәт итәргә булышсыннар. 7Һарун һәм бөтен халык исеменнән хезмәт итеп, левиләр Очрашу чатырында бөтен эшләрне башкарсыннар. 8Алар, бөтен Исраил халкы исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итеп, андагы бар әйбер өчен җаваплы булсыннар һәм бар эшне башкарсыннар. 9Левиләрне Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшыр – бөтен Исраил ыругларыннан Һарунның кул астында алар булсын. 10Һарун һәм аның угылларын руханилар итеп билгелә. Алар руханилык вазифаларын төгәл үтәсеннәр. Әгәр рөхсәте булмаган кеше аларны үти икән, аны үлемгә тапшырыгыз.
11Раббы Мусага әйтте:
12– Һәр исраили хатынның беренче булып туган углы урынына Мин Исраил ыруглары арасыннан левиләрне сайлап алдым. Левиләр – Минеке. 13Чөнки беренче булып туганнарның барысы да – Минеке. Мисыр җирендә беренче булып туган балаларның һәммәсен юк иткән чакта, Мин исраилиләрнең арасында беренче булып туучыларның барысын – кешеме ул, хайванмы – Үзем өчен изгеләндердем. Алар Минеке булырга тиеш. Мин – Раббы.
Левиләрнең вазифалары
14Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:
15– Левиләрне гаилә вә кабиләләре буенча санап чык; бер айлык балалардан башлап, барча ир затын исәпкә ал.
16Раббы әмер иткәнчә, Муса аларны санап чыкты. 17Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари. 18Гершон угыллары: Либни, Шимгый һәм аларның токымнары. 19Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун, Уззиел һәм аларның токымнары. 20Мерари угыллары: Махли, Муши һәм аларның токымнары. Леви ыругының гаилә-кабиләләре әнә шулар иде.
21Гершоннан Либни һәм Шимгый токымы барлыкка килде; алар – Гершон кабиләләредер. 22Гершон токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы җиде мең биш йөз кеше исәпләнде. 23Гершон токымы үзенең чатырларын Изге чатырның артында, көнбатышта корырга тиеш иде. 24Гершон токымының башлыгы Ләил углы Эльясаф булды. 25-26Очрашу чатырын, аның каплавычын, чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне һәм чатыр белән мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне һәм бауларны, шулай ук барлык кирәк-яракларны саклау бурычы Гершон угылларына тапшырылды.
27Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел токымнары барлыкка килде; алар – Коһат кабиләләредер. 28Коһат токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы сигез мең алты йөз кеше исәпләнде. Болар – Изге бүлмәне саклаучылар. 29Коһат токымы үзенең чатырларын Изге чатырдан көньякта корырга тиеш иде. 30Коһат токымының башлыгы Уззиел углы Элисапан булды. 31Аллаһы сандыгы, өстәл, шәмдәл, мәзбәхләр, хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган Изге бүлмә әсбаплары, пәрдә һәм барлык кирәк-яраклар өчен алар җаваплы булды. 32Левиләр белән рухани Һарун углы Элгазар җитәкчелек итте. Изге урынны саклау өчен җаваплы кешеләр аның кул астында булды.
33Мераридән Махли һәм Муши токымы барлыкка килде; алар – Мерари кабиләләредер. 34Мерари токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы алты мең ике йөз кеше исәпләнде. 35Мерари токымының башлыгы Абихаил углы Суриел булды. Алар үзләренең чатырларын Изге чатырның төньягында урнаштырырга тиеш иде. 36-37Чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын, нигезләрен һәм барлык кирәк-яракларын, шулай ук ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, аларның нигезләрен һәм казыкларын, бауларын саклау бурычы Мерари угылларына тапшырылды.
38Муса, Һарун һәм аның угыллары үз чатырларын Очрашу чатыры алдына, аның көнчыгышка караган ягына урнаштырырга тиеш иде. Барлык исраилиләр исеменнән алар Изге урынны саклау вазифасын башкардылар. Әгәр рөхсәте булмаган кеше шул вазифаны үтәсә, үлемгә тапшырылырга тиеш иде. 39Муса белән Һарун, Раббы әйткәнчә, левиләрнең санын кабиләләре буенча исәпкә алдылар. Леви ыругында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең кеше исәпләнде.
Исраилиләрнең беренче булып туган балалары урынына левиләрне алу
40Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләрнең беренче булып туган ир затын, бер айлык балалардан башлап, исәпкә ал һәм исемлеген төзе. 41Мин – Раббы. Исраилиләрнең беренче булып туган угыллары урынына Миңа Леви ыругын аерып ал, шулай ук исраилиләрнең беренче булып туган терлеге урынына да левиләрнең терлеген Миңа аерып ал.
42Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: исраилиләрнең беренче булып туган ир затларын исәпкә алды. 43Исраилдә, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең ике йөз җитмеш өч кеше исәпләнде.
44Раббы Мусага әйтте:
45– Беренче булып туган барлык Исраил угыллары урынына левиләрне ал; исраилиләрнең терлеге урынына да левиләрнекен ал. Мин – Раббы, һәм левиләр Минеке булсыннар. 46Исраилиләрнең беренче булып туган ир заты левиләрнекеннән ике йөз җитмеш өч кешегә артык булды. Шушы ике йөз җитмеш өч артык кеше өчен йолым түләнергә тиеш. 47Кеше башына бишәр шәкыл#3:47 …шәкыл… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Изге йорт шәкылы. (3:50, 7 нче бүлектә, 18:16 да шул ук мәгънәдә.) көмеш ал. Бер шәкылда егерме гера#3:47 Гера – 0,5 гр. исәпләнә. 48Левиләрдән артык булган исраилиләрнең беренче туганнары өчен йолым буларак җыелган әлеге көмешне Һарунга һәм аның угылларына бир.
49-50Муса артык чыккан Исраил угыллары өчен бер мең өч йөз алтмыш биш шәкыл көмеш җыйды да, 51Раббы әмер иткәнчә, әлеге йолымны Һарунга һәм аның угылларына бирде.
Currently Selected:
Саннар 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: