Саннар 2
2
Чатырларның урнашу тәртибе
1Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
2– Исраилиләр үзләренең чатырларын үз байрагы һәм үз гаиләсенең тамгасы астында, Очрашу чатыры тирәли билгеле бер ераклыкта корсыннар.
3Изге чатырдан көнчыгышта үз байрагы астында, төркем-төркем булып, Яһүдә ыругы үзенең чатырларын корсын. Яһүдә токымының башлыгы – Амминадаб углы Нахшон. 4Аның гаскәрендә җитмеш дүрт мең алты йөз кеше исәпләнә. 5Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел. 6Аның гаскәрендә илле дүрт мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 7Арырак Зәбулун ыругы үзенең чатырларын корсын. Зәбулун токымының башлыгы – Хелон углы Элиаб. 8Аның гаскәрендә илле җиде мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 9Төркемнәргә бүленгән Яһүдә гаскәрендә барлыгы йөз сиксән алты мең дүрт йөз кеше исәпләнә. Юлга чыкканда, беренче булып алар кузгала.
10Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур. 11Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә. 12Рубин ыругы янында Шимун ыругы үз чатырларын корып урнашырга тиеш. Шимун токымының башлыгы – Суришаддай углы Шелумиел. 13Аның гаскәрендә илле тугыз мең өч йөз кеше исәпләнә. 14Аннары Гәд ыругы үзенең чатырларын корсын. Гәд токымының башлыгы – Дегуил углы Эльясаф. 15Аның гаскәрендә кырык биш мең алты йөз илле кеше исәпләнә. 16Төркемнәргә бүленгән Рубин гаскәрендә барлыгы бер йөз илле бер мең дүрт йөз илле кеше исәпләнә. Юлга алар икенче булып кузгалырга тиеш.
17Юлга чыкканда, Очрашу чатыры һәм Леви ыругы башка ыругларның уртасында булсын. Урнашкан урыннарында ничек торсалар, күченгәндә дә нәкъ шул тәртиптә – һәр ыруг үз урынында, үз байрагы астында барсын.
18Изге чатырдан көнбатышта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең чатырларын корсын. Эфраим токымының башлыгы – Аммиһуд углы Элишама. 19Аның гаскәрендә кырык мең биш йөз кеше исәпләнә. 20Эфраим ыругы янында Менашше ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Менашше токымының башлыгы – Педаһсур углы Гәмәлиил. 21Аның гаскәрендә утыз ике мең ике йөз кеше исәпләнә. 22Алардан арырак Беньямин ыругы үзенең чатырларын корсын. Беньямин токымының башлыгы – Гидеони углы Абидан. 23Аның гаскәрендә утыз биш мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 24Төркемнәргә бүленгән Эфраим гаскәрендә барлыгы бер йөз сигез мең бер йөз кеше исәпләнә. Юлга алар өченче булып кузгалырга тиеш.
25Изге чатырдан төньякта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең чатырларын корырга тиеш. Дан токымының башлыгы – Аммишаддай углы Ахигызыр. 26Аның гаскәрендә алтмыш ике мең җиде йөз кеше исәпләнә. 27Дан ыругы янында Ашер ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Ашер токымының башлыгы – Өхрән углы Пагиел. 28Аның гаскәрендә кырык бер мең биш йөз кеше исәпләнә. 29Арырак Нәптали ыругы үзенең чатырларын корсын. Нәптали токымының башлыгы – Энан углы Ахира. 30Аның гаскәрендә илле өч мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 31Дан гаскәрендә барлыгы бер йөз илле җиде мең алты йөз кеше исәпләнә. Юлга алар үз байраклары астында иң соңгы булып кузгалырга тиеш.
32Шулай итеп, гаиләләре буенча исемлеккә теркәлгән исраилиләрнең саны – алты йөз өч мең дә биш йөз илле. 33Левиләр исә, Раббы Мусага әмер иткәнчә, башка исраилиләр белән беррәттән исәпкә алынмады. 34Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр: үз байраклары астында, үз чатырлары белән тиешле тәртиптә тезелеп урнаштылар, юлга кузгалганда да, һәркайсы үз кабиләсе, үз гаиләсе белән барды.
Currently Selected:
Саннар 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: