YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 11

11
Исраилиләрнең сукрануы
1Халык үзенең авыр тормышыннан зарланды. Моны ишеткән Раббының ачуы кабарды. Раббының ярсуыннан исраилиләр станының читләрен ут ялмап алды. 2Шуннан соң халык Мусага елап ялварды; Муса, дога кылып, Раббыдан сорагач, ут сүнде. 3Һәм бу урынга Табыгыра#11:3 Табыгыра – яһүдчә «яндыру» мәгънәсендә. дигән исем бирелде, чөнки анда Раббы уты аларның торагын яндырды.
4Халык арасындагы төрле милләт кешеләре аш талымлый башлады, һәм алар белән бергә исраилиләр дә елап зарланырга тотындылар:
– Безне кем ит белән туендырыр?! 5Без Мисырда вакытта бушлай ашаган балыкларны, кыяр, кавыннарны, ялпак суган, башлы суган һәм сарымсакларны искә төшерәбез. 6Инде хәлсезләнеп беттек без, ашарга бернәрсә юк, күз алдыбызда манна#11:6 …манна… – Карагыз: «Чыгыш», 16:31. гына.
7Әлеге манна кориандр орлыгына охшаган һәм саргылт төстә иде. 8Халык, әйләнә-тирәдә йөреп, шул маннаны җыя иде дә, кул тегермәнендә тартып яки киледә төеп, аны казанда пешереп ашый яисә оныннан көлчә ясый иде. Аның тәме зәйтүн маенда пешерелгән көлчәне хәтерләтә иде. 9Төнлә чык төшкән вакытта, станга манна да ява иде.
10Муса һәр гаиләнең үз чатыры алдында яшь түгүен ишетте. Раббының моңа бик нык ачуы кабарды, Муса да борчуга төште. 11Муса Раббыга әйтте:
– Ни өчен Син мине – Үз колыңны газаплыйсың? Ни өчен мин Синең күз алдыңда шәфкать казанмадым һәм нигә Син бөтен халыкның авырлыгын минем өстемә йөкләдең? 12Бу халыкны үземнең карынымда мин йөрттемме әллә, аны мин тудырдыммы әллә?! Ни өчен Син миңа: «Сабыйны күтәреп йөрткән бала караучы сыман, аларны күтәреп йөрт – аталарына бирергә ант иткән җиргә алып бар!» – дип әйттең? 13Бу кадәр халыкны ашату өчен, кайдан ит алыйм?! Алар бит: «Безгә ашарга ит бир!» – дип, миннән елап сорыйлар. 14Шушы халыкны мин берүзем генә кайгырта алмыйм – минем өчен бу гаять авыр йөк. 15Әгәр миңа шундый мөнәсәбәттә икәнсең, мине үтерүең яхшырак булыр – Синең күз алдыңда шәфкать казанган булсам, нинди бәлагә таруымны күрмәм ул чакта.
Мусаның җитмеш өлкәнне сайлавы
16Раббы Мусага:
– Халыкның җитәкчеләре һәм түрәләре дип саналган Исраил өлкәннәреннән җитмеш кешене Очрашу чатыры янына чакырып китер, һәм алар шунда синең яныңа килеп бассыннар. 17Мин, төшеп, синең белән сөйләшермен һәм синдә булган Рухның бер өлешен алар өстенә салырмын. Шуннан соң халыкның йөген син ялгызың гына күтәрмәссең, синең белән бергә алар да күтәрерләр, – диде.
18– Халыкка әйт: «Иртәгәге көнгә пакьләнегез, иртәгә сез ит ашарсыз. Чөнки сез: „Кем безгә ит ашатыр?! Мисырда хәлебез яхшырак иде!“ – дип еладыгыз, һәм Раббы шуны ишетте. Менә хәзер Раббы сезгә ашарга ит бирер. 19-20Сез аны бер, ике, биш, ун, егерме көн генә дә түгел, ай буе – борын тишегегездән кире чыкканчы һәм күңелегез болганганчы ашарсыз. Чөнки сез үз арагызда булган Раббыны кире кактыгыз һәм: „Нигә Мисырдан киттек икән?!“ – дип, Аның алдында еладыгыз».
21Муса әйтте:
– Минем янда җәмгысы алты йөз мең җәяүле ир-ат, ә Син: «Мин аларга ай буе ит ашатачакмын!» – дисең. 22Бар булган терлекне суйсаң һәм диңгездәге бар балыкны тотып бетерсәң дә, аларны туйдырырлык түгел.
23Раббы Мусага әйтте:
– Әллә Раббының кулы кыска дип уйлыйсыңмы?! Сиңа әйткән сүзем тормышка ашырмы, юкмы икәнен хәзер күрерсең.
24Муса, чыгып, Раббы сүзләрен халыкка җиткерде һәм, халыкның өлкәннәреннән җитмеш кешене җыеп, Изге чатыр тирәли бастырды. 25Шунда Раббы, болытта төшеп, аның белән сөйләште һәм Мусада булган Рухның бер өлешен шул җитмеш өлкәнгә тапшырды. Үзләренә Рух иңгәч, алар пәйгамбәрлек иттеләр, әмма шуннан соң пәйгамбәрлек итүдән туктадылар.
26Җитмеш өлкәннең икесе, Элдад һәм Медад, станда калдылар, Изге чатыр янына чыкмадылар. Әмма аларга да Рух иңеп, алар да пәйгамбәрлек иттеләр. 27Бер яшүсмер, Муса янына килеп:
– Элдад белән Медад станда пәйгамбәрлек итәләр, – дип хәбәр салды.
28Яшь чагыннан ук Мусаның ярдәмчесе булган Нун углы Ешуа:
– Әфәндем Муса, туктат аларны! – диде.
29Муса исә, аңа җавап итеп:
– Син мине шул рәвешле якламакчы буласыңмы?! Раббы Үзенең бар халкына Рухын иңдереп, аларның бөтенесе пәйгамбәргә әйләнсә иде! – диде.
30Муса үзе һәм аның белән бергә Исраил өлкәннәре станга кире кайттылар.
Раббыдан бүдәнәләр
31Менә Раббы җил кузгатты, һәм шул җил диңгез ягыннан бүдәнәләр очыртып китерде. Станның һәр тарафында, бер көнлек юл ераклыгында, әйләнә-тирәдә ике терсәк#11:31 Терсәк – 45 см. калынлыгында өем-өем булып бүдәнәләр ята иде. 32Халык исә шул көнне һәм төн буе, шулай ук икенче көнне бүдәнә җыйды. Иң аз дигәндә дә һәркайсы ун хомер#11:32 Хомер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 220 л. бүдәнә җыйды һәм аларны стан тирәли җәеп таратты. 33Әмма кешеләр, итне авызларына алып, чәйнәп йотарга да өлгермәделәр – Раббының халыкка ачуы кузгалып, аларга Ул үләт зәхмәте җибәрде. 34Ул урынга Кыйбрут-Һаттава#11:34 Кыйбрут-Һаттава – яһүдчә «ач күзле кешеләр каберлеге» мәгънәсендә. дип исем куштылар, чөнки анда ач күзле кешеләрне күмделәр.
35Халык Кыйбрут-Һаттавадан Хасеротка таба юлга чыкты һәм шунда җитеп туктады.

Currently Selected:

Саннар 11: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in