Саннар 10
10
Көмеш быргылар турында
1Раббы Мусага әйтте:
2– Халыкны бергә җыю һәм юлга кузгалу өчен, ике көмеш быргы чүкеп ясат. 3Быргылар кычкырткан вакытта, бөтен халык синең янга – Очрашу чатыры алдына җыелыр. 4Бер генә быргы кычкыртса, синең янга җитәкчеләр, ягъни Исраилнең гаскәрбашлары җыелыр. 5Быргылар хәвефле аваз салуга, көнчыгыш тарафта стан булып урнашкан ыруглар кузгалып китәр. 6Кузгалу турында икенче мәртәбә кычкыртканда, көньяк тарафта урнашкан ыруглар кузгалып китәр. Юлга кузгалу турында быргыларның хәвефле авазы хәбәр итәр. 7Җыелыш җыярга кирәк булганда, быргы кычкыртыгыз, ләкин аның тавышы хәвефле булмасын.
8Быргыларны Һарун угыллары, ягъни руханилар кычкыртырга тиеш. Бу сезнең өчен нәселдән нәселгә күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә. 9Сезгә һөҗүм итүче дошманга каршы үз җирегездә сугышка чыкканда, кузгалу турында быргылар кычкыртыгыз. Шул чакта сез Раббы Аллагыз тарафыннан искә алынырсыз һәм дошманнарыгыздан котылып калырсыз. 10Шатлыклы көннәрегездә һәм билгеләнгән бәйрәмнәрегездә, яңа ай туган көннәрдә, тулаем яндыру һәм татулык корбаннарыгызны тәкъдим иткәндә, быргылар уйнатыгыз – үзегез турында Аллаһының исенә төшерү булыр. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз.
Исраилиләрнең Синай чүленнән китүе
11Икенче елның икенче аенда, айның егерменче көнендә Шаһитлык чатыры өстеннән болыт күтәрелде, 12һәм исраилиләр, Синай чүленнән кузгалып китеп, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, юлларын дәвам иттеләр. Ниһаять, болыт Паран чүленә җитеп туктап калды. 13Раббының Муса аша биргән әмере нигезендә, беренче тапкыр юлга чыгулары иде бу.
14Беренче булып төркемнәргә бүленгән Яһүдә ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Яһүдә ыругының гаскәрбашы Амминадаб углы Нахшон иде. 15Исәсхәр ыругының гаскәрбашы Суар углы Нетанел иде. 16Зәбулун ыругының гаскәрбашы Хелон углы Элиаб иде. 17Изге чатыр сүтеп алынганнан соң, Гершон һәм Мерари угыллары, чатырны күтәреп, юлга чыктылар.
18Аннары төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Рубин ыругының гаскәрбашы Шедур углы Элисур иде. 19Шимун ыругының гаскәрбашы Суришаддай углы Шелумиел иде. 20Гәд ыругының гаскәрбашы Дегуил углы Эльясаф иде. 21Алардан соң, изге әйберләрне күтәреп, Коһат токымы юлга чыкты. Алар яңа урынга килеп җиткәндә, Изге чатыр инде корылган булырга тиеш иде.
22Аннан соң төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Эфраим ыругының гаскәрбашы Аммиһуд углы Элишама иде. 23Менашше ыругының гаскәрбашы Педаһсур углы Гәмәлиил иде. 24Беньямин ыругының гаскәрбашы Гидеони углы Абидан иде.
25Иң ахырдан төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Дан ыругының гаскәрбашы Аммишаддай углы Ахигызыр иде. 26Ашер ыругының гаскәрбашы Өхрән углы Пагиел иде. 27Нәптали ыругының гаскәрбашы Энан углы Ахира иде. 28Төркемнәргә бүленгән исраилиләрнең юлга чыгу тәртибе әнә шундый иде.
29Муса үзенең кайнатасына – мидьяни Регуил углы Хобабка:
– Раббыбыз: «Сезгә бирермен», – дип вәгъдә иткән җирләргә барырга чыгабыз; син дә безнең белән бар, сиңа мөнәсәбәт яхшы булыр; Раббы Исраилгә күп яхшылыклар вәгъдә итә, – диде.
30Әмма Хобаб аңа әйтте:
– Бармыйм мин, үз җиремә, туган халкым янына кайтам.
31Муса исә аңа:
– Ташлап китмә безне, син бит чүлдә чатырларны кайда корырга кирәклеген беләсең, безгә күз-колак булырсың. 32Безнең белән бергә барсаң, Раббының безгә күрсәтәчәк барлык яхшылыкларын синең белән бүлешербез, – диде.
33Исраилиләр, Раббы тавыннан китеп, өч көн буе юлда булдылар, һәм шул өч көн дәвамында, аларга ял итәр урынны күрсәтер өчен, Раббының Килешү сандыгы алар алдыннан барды. 34Туктаган урыннарыннан кузгалып киткән вакытта, Раббының болыты көндез алар өстендә булды.
35Аллаһы сандыгы юлга чыккан саен, Муса:
«Әй Раббы, күтәрел!
Дошманнарың таралып бетсен,
Сине өнәмәүчеләр алдыңнан качып китсен!» – дип әйтә иде.
36Аллаһы сандыгы туктаган саен, ул:
«Әй Раббы, меңнәрчә һәм меңнәрчә Исраил халкы янына
кире кайт!» – дип әйтә иде.
Currently Selected:
Саннар 10: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015