YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 1

1
Исраилиләрнең санын исәпкә алу
1 Исраилиләрнең Мисырдан чыгуларына икенче ел китеп, елның икенче аенда, айның беренче көнендә Синай чүлендә корылган Очрашу чатырында Раббы Мусага түбәндәгеләрне әйтте:
2-3– Һарун белән икегез бөтен Исраил халкын кабиләләре вә гаиләләре буенча санап чыгыгыз. Сугышка яраклы, яше егермедән узган ирләрне, төркемнәргә бүлеп, берәм-берәм исәпкә алыгыз.
4Һәр ыругтан нәсел башлыгы булган кеше сезгә ярдәм итәргә тиеш. 5Менә сезгә ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең исемнәре: Рубиннән – Шедур углы Элисур; 6Шимуннан – Суришаддай углы Шелумиел; 7Яһүдәдән – Амминадаб углы Нахшон; 8Исәсхәрдән – Суар углы Нетанел; 9Зәбулуннан – Хелон углы Элиаб; 10Йосыф угылларыннан: Эфраимнән – Аммиһуд углы Элишама, Менашшедан – Педаһсур углы Гәмәлиил; 11Беньяминнән – Гидеони углы Абидан; 12Даннан – Аммишаддай углы Ахигызыр; 13Ашердан – Өхрән углы Пагиел; 14Гәдтән – Дегуил#1:14 Дегуил – борынгы яһүд телендәге кайбер кулъязмаларда «Регуил» дип бирелгән. углы Эльясаф; 15Нәпталидән – Энан углы Ахира.
16Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары.
17Муса, Һарун вә исемнәре аталган шушы кешеләр 18икенче айның беренче көнендә бөтен Исраил халкын җыеп алдылар да яше егермедән узган һәммә ир-атны кабиләләре вә гаиләләре буенча берәм-берәм исемлеккә теркәделәр. 19Раббы Мусага кушканча, Синай чүлендә, шул рәвешле, Муса халык санын исәпкә алды.
20-21Исраилнең беренче углы Рубин нәселендә яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык алты мең биш йөз булды.
22-23Шимун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, тугыз мең өч йөз булды.
24-25Гәд ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык биш мең алты йөз илле булды.
26-27Яһүдә ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, җитмеш дүрт мең алты йөз булды.
28-29Исәсхәр ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле дүрт мең дүрт йөз булды.
30-31Зәбулун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле җиде мең дүрт йөз булды.
32-33Йосыф углы Эфраим ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык мең биш йөз булды.
34-35Менашше ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз ике мең ике йөз булды.
36-37Беньямин ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз биш мең дүрт йөз булды.
38-39Дан ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, алтмыш ике мең җиде йөз булды.
40-41Ашер ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык бер мең биш йөз булды.
42-43Нәптали ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле өч мең дүрт йөз булды.
44Муса, Һарун һәм Исраилнең унике башлыгы – һәр ыругтан бер вәкил – исемлеккә теркәгән ирләрнең саны әнә шундый. 45Йорт-гаиләләре буенча исәпкә алынган, яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны 46алты йөз өч мең биш йөз илле булды.
Леви ыругының исәпкә алынмавы
47Әмма Леви ыругындагы гаиләләр башкалар белән беррәттән исәпкә алынмады. 48Раббы Мусага:
49– Леви ыругын исемлеккә кертмә, аларны исраилиләр белән бергә санама, – диде. – 50Левиләр карамагына Шаһитлык чатырын, аның барлык әсбапларын һәм анда булган һәр нәрсәне тапшыр. Алар, шунда хезмәт итеп, чатырны һәм аның әсбапларын күчереп йөртсеннәр; үз чатырларын аның тирәли корсыннар. 51Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, чатырны левиләр генә сүтсен; һәм һәр яңа урында аны левиләр генә корсын. Ә инде чатырга башка бер адәм якын килсә, үлемгә дучар ителсен. 52Исраилиләр үз чатырларын, кайсы төркемнән булуларына карап, үз байраклары астында корсыннар. 53Исраил халкына Аллаһының ачуы чыкмасын өчен, левиләр үзләренең чатырларын Шаһитлык чатыры тирәли корсыннар: Шаһитлык чатыры өчен левиләр җаваплы.
54Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә.

Currently Selected:

Саннар 1: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in